Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Без Тукай оныклары, без мираслы халык

Тукай язы һәр татар милләтеннән булган кешене дә аеруча да шушы көннәрдә үзе артыннан ияртәдер, мөгаен!

Бу тарафтан, Көек китапханәсендә дә бөек шагыйребезгә багышланган чаралар үз башлангычын алды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч һәм 7 сыйныфка хәтле укучылар белән берлектә "Без Тукай оныклары, без мираслы халык" дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Укучыларым шагыйребезнең тормыш юлына кагылышлы вакыйгаларны һәм иҗат җимешләрен сәхнәләштереп күрсәтте.

Кычкырып уку буенча үзара көч сынаштылар һәм шагыйрь белән бәйле викторина сорауларына җаваплар таптылар. Халкыбызның бөек улы Г. Тукай туган көне алдыннан әлеге чарабыз файдалы да, күңелле дә булды. Балалар үзләре яратып укыган әкиятләрдәге образларны бик теләп җанландырдылар, әлеге каһарманнар булып уйнап та күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250