Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безгә язалар яки чын күңелдән рәхмәт

Февраль, март айлары ялларга, бәйрәмнәргә бай булды. Ә менә Алан башлангыч мәктәп укучылары истә калырлык бәйрәмне бөтен авыл халкына бүләк итте.

Бәйрәм, 5нче март көнне, Алан мәдәният йортында булды. Залдагы тамашачылар: әти-әниләр, әби-бабайлар, авыл халкы. Кичәне “Йолдызлык”фестивалендә чыгыш ясаган балалар башлап җибәрде.Корбанов Рүзәл һәм Газимова Таңсылу, әйтерсең чын “Яңа гасыр”каналы алып баручылары.Ә менә бертуган Әхмадуллиннарның: Илсинә, игезәкләр Наил,Наиләнең җырлары тамашачының көчле алкышларына күмелде. Сәхнә түрендәге, кечкенә генә кызчык, Сәйдә Насыйбуллинаның моңлы тавышына сокланмаган кеше калмагандыр. Бәйрәм матур биюләр. шигырьләр белән үрелеп барды.Укытучылар, ерак Үзбәкстандагы авылдашыбызның сагыну хисләре белән язылган шигырьләрен, бәйрәм сәламе итеп авылдашларына җиткерде. Ирексездән күзләр яшьләнде.

Концерт барышында һәр баланың чыгышын карап, алар өчен сөенеп утырдым. Әле кайчан гына бакчага йөргән балаларның күпме яшеренгән сәләте, моңы ачылган.Үзем балалар бакчасында эшләгәнлектән, күпме көч һәм тырышлык, сабырлык таләп ителүен бик яхшы аңлыйм. Бакчадагы башлангычны югалтмыйча, һәрдаим үстереп, яңартып, яңа сәләтләр ачылган.Үз эшләренең остасы булган укытучылар: Сираҗиева Илһамия апа, Хәбибуллина Тәнзилә, Хәбибрахманова Рәйсә, Газыймова Гөлүзә, түгәрәк җитәкчесе Насыйбуллина Ландышка чын күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең тырышлык белән безнең хезмәтебез югалмаган, үстерелгән, яңа үрләр яуланган. Сезгә тазалык, сабырлык, гаиләләрегезгә иминлек, зур уңышлар теләп калам.

 

Гөлчәчәк Габидуллина
Алан башлангыч мәктәп-бакча тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт