Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнең гомерләр — аккан су икән

Гомерләр уза икән... Безнең гомерләр - аккан су икән, Хәтта елгалар саеккан, кипкән. Чишмәдәй ургып яшәү сәләте Көрәшеп яшәр өчен йөгерткән. Безнең гомерләр - искән җил икән, Күпме кичереш йөрәктән үткән. Әле елатып, әле җырлатып, Хәләл ярларны назлап сөйдерткән. Безнең гомерләр - биек тау икән, Ашкынып менү онытылган күптән. Аска...

Гомерләр уза икән...
Безнең гомерләр - аккан су икән,
Хәтта елгалар саеккан, кипкән.
Чишмәдәй ургып яшәү сәләте
Көрәшеп яшәр өчен йөгерткән.

Безнең гомерләр - искән җил икән,
Күпме кичереш йөрәктән үткән.
Әле елатып, әле җырлатып,
Хәләл ярларны назлап сөйдерткән.

Безнең гомерләр - биек тау икән,
Ашкынып менү онытылган күптән.
Аска төшкәндә һич җиңел түгел,
Йөрәк таушалган, җегәрләр беткән.

Безнең гомерләр - бер яфрак икән,
Язмышлар аны чайкап селкеткән.
Бәхет өлешен калдырыр кешең
Булган тәкъдирдә яшәү уң икән.

Безнең гомерләр - яуган кар икән,
Ташулар белән аккан да киткән.
Өметнең инде соңгы чырасы,
Дәрман тапмасаң, сүнәргә җиткән.

Безнең гомерләр - тере ут икән,
Сүнмәс куәте җанга береккән.
Әле соң түгел, тормыш мәгънәсен
Бизмәнгә салыр вакытлар җиткән!

Безнең гомерләр бердәнбер икән,
Шөкер итәргә акыллар җиткән.
Безнең эзләрдә үлән яңарган,
Безнең эзләргә энҗе кар сипкән.

Кояш нурында җаны җылынып
Бирешми торган ул гел без икән!!!

Кеше капкаларын какмадык
Без тормышның төбеннән үк чыктык,
Тик төбендә аның ятмадык.

Кадыйр Сибгатуллин

Шагыйрь хаклы! Без дә нәкъ шулай:
Төбендә һич елап ятмадык.
Ач-ялангач булып тилмерсәк тә,
Кеше капкаларын какмадык.

Бу тормышның кара төпкеленә
Безне сугыш төртеп төшерде.
Аталарны йотып, безне ятим итте,
Кол итмәкче булып кешене.

Әни кырга чыгып киткән чакта,
Сәкедәге тимер боҗрага
Бәйләп куйган мине, бозау кебек,
Әллә жәлләп, әллә җәзага...

Буялса да, ачтан егылса да,
Егылып имгәнмәсен, дигәндер.
Кулы эштә, уе өйдә генә булгач,
Минем тилмергәнне сизгәндер.

Егылдым шул җирдә күп тапкырлар,
Кан чыкканчы тешләп иренне.
Шома юллар безгә кем түшәсен?!
Авырлыклар басты иңемне...

Чабатадан башлап, чыпта суктым,
Иген иктем туган авылда.
Япь-яшь килеш читкә чыгып киттем,
Иңләдем мин Урал тавын да.

Дөнья күреп, заводларда эшләп,
Көчем артты, өс-баш яңарды.
Туган якны өзелеп сагынулар
Якынайтты гына араны.

Тормыш юлын яңабаштан башлап,
Үткәннәрне сызып атмадык.
Беркемнән дә ярдәм көтмәдек без,
Кеше капкаларын какмадык.

Өскә таба үрмәләргә теләп,
Шыпырт кына кеше сатмадык.
Гел сагышлы күңел китеклеген
Илһам уты белән ямадык.

Җылытырга теләп күпме җанны,
Каләм очларына нур кунды.
Күңел түре ник саекты икән,
Эчтә ялкын гына суынды.

Бу тормышның төбеннән үк чыктык,
Шагыйрь хаклы: елап ятмадык.
Игелек калсын безнең арттан диеп,
Кеше хакын әүвәл хакладык.

Бәгырьдән тамган моннар
Бәгырьдән тамган моңнарны
Күчердем ак кәгазьгә -
Ихлас җылы хисләр белән
Телим сезгә дәшәргә!

Бардыр ул һәркайсыбызның
Җан өтәләнгән чагы:
Я зары чиктән ашкандыр,
Я сүнгәндер учагы...

Түгеп булмый күңел зарын,
Ул йөрәккә кадала.
Астыртын дошманың сизсә,
Тозлар сибәр яраңа.

Бәгырьдән тамган моңнардан
Шытар иде кызыл гөл.
Туң бәгырьләр көлеп торса,
Чыдамас шул, тиз өшер...

Кайвакытта җылы бер сүз
Сазлыктан алып чыга.
Йөрәккә куәт өстидер
Догалы изге йола.

Бәгырьдән тамган моңнарың
Күңелне керсез итсен,
Янәшәдә фәрештәләр
Туры юлга күндерсен.
Амин!



Җан әрнүен басар өчен дәва юктыр...
Мең шифаны табарсың син тән авыртса,
Җан әрнүен басар өчен дәва юктыр.
Сынар булып калтырана нечкә кыллар,
Кара сагыш баш тилмерткән зәһәр уктыр.

Кемнән ярдәм көтим, диеп өзгәләнмә,
Һәр кешенең үз кайгысы баштан ашкан.
Форсат булса, янмас өчен тере килеш,
Гамьсез булып туар кеше яңабаштан.

Бүген синнән йөз чөереп көлгәннәр дә
Язмыш сынавында үткәндә ялгыз калыр.
Изге күңел, юмарт җанлы затлар гына,
Жәлләп сине, ярдәм кулы суза алыр.

Сизгер йөрәк бүген килсен парә-парә,
Җәзаласын гаделлекне көткән уйлар.
Хәсрәт узар, рухың ныгыт, сынмый калсаң,
Яшәү көчен арттырырдай көчләр туар.

Дәрман иңәр күк йөзеннән илһам булып,
Ул көчләрне юнәлтерсең изгелеккә.
Хисләр давылы әсир итә, дип үкенмә,
Тамырларың тирән булыр бу җирлектә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250