Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Безнекеләр булдыра!

Яңгул мәдәният йорты каршында эшләп килүче драма түгәрәге үзешчәннәре ел саен матур иҗат җимешләре белән халыкны сөендерәләр.

Узган ел алар Аманулланың «Җәйге кырау» драмасын тәкъдим итте. Алар әсәрдәге трагедияне шулкадәр оста итеп җиткерделәр ки, тамашачы күз яшьләрен тыя алмады. Ә быел исә артистларыбыз халыкны рәхәтләндереп көлдерде. Алар сәхнәләштергән Хәбир Ибраһимовның «Кызыма килер йөз кеше» комедиясе, бер караганда, бик сай эчтәлекле кебек. Ләкин көлке артында да тирән мәгънә ята. Әсәрдә әхлак темасы да күтәрелә, әти-әнинең баласы өчен мөмкин булмаган адымга баруы да, ә баланың шуны аңлап әти-әнисенә борчу-хәсрәтләр күрсәтмәскә тиешлеге дә ачык күрсәтелә. Безнең артистларыбыз халыкка шуны җиткерә алдылар.
Сәхнә ветераны Илдар Закировны («Яңа тормыш» җәмгыяте шоферы) авылыбызның йөзек кашы дисәм, һич ялгыш булмас. Авылдагы бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Ул өздереп гармунда да уйный, моңлы итеп җырлап та җибәрә. Менә дигән актер да, заманында сәхнәне «ду» китергән биюче дә. Тормыш иптәше Дидария белән бер-сеннән-берсе чибәр өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары да үзе кебек җырчылар. Шулай ук сәхнә ветераны Ләйлә Габделхакованы (балалар бакчасы тәрбиячесе) да тамашачы күптән белә. Нинди генә мәдәни чарага катнашырга чакырсаң да, беркайчан да каршы килми.
Өлкәннәргә алмашка килүче, инде танылып баручы артистларыбыз Ранил Сафиуллин (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры), Инзилә Шакирова (мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе) да бик тиз халык мәхәббәтен яуладылар. Алар әле озак еллар үзләренең матур чыгышлары белән безне сөендерерләр дип ышанабыз. 11 сыйныф укучылары Алинә Әхмә-дуллина, Гөлназ Хәбриевалар да бик өметле яшьләр. Алар кебекләр үсеп килгәндә, авылда мәдәният учагы сүнмәс әле. Смәел авылыннан килен булып килгән Гөлназ Фәйзрахманова (һөнәре буенча - укытучы) чын мәгънәсендә «ачыш» булды. Аның үзенә бирелгән төп рольне профессиональ артистларча башкарып чыгуына бар халык таң калды. Гомумән алганда, спектакль зур уңыш белән уйналды. Монда, әлбәттә, спектакльне сәхнәгә куючы мәдәният йорты директоры Гөлнара Сабированың өлеше бик зур. Ул үз янына сәләтле үзешчәннәрне җыеп, менә дигән драма коллективы туплый алган. Төрле һөнәр ияләре, инде күбесе гаиләле булган кешеләрне шушындый чараларга җәлеп итү өчен зур оештыру сәләте кирәк дип саныйм.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250