Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген клубта кино була, килегез...

9 май җиткәндәрәк "Парадка чыгабыз икән!" диючеләр әллә ни күп түгелдер, ә менә сугыш турында кинолар карар идек дип әйтүчеләр еш була.

Хәзер билгеле бер тематика буенча фильмнар тәкъдим итүче телеканаллар күп булса да, шушындый зур бәйрәм көнне тәкъдим ителгән фильмнарны карауның әһәмияте зур. Ә менә фильмны кинотеатрга барып карау тагын да икенче төрле хисләр уята. Дөрес, бездә кинотеатрлар юк, әмма фильмнарны мәдәният йортларында тамаша кылу мөмкинлеге бар, авылларга күчмә кино килсә , әлбәттә. Ә Балтач бистәсендә исә фильмнар даими күрсәтелә. Менә бүген, ягъни 7 май көнне "72 сәгать" дигән Бөек Ватан сугышына багышланган премьера күрсәтәчәкләр. Бәясе 50 сум. Башлана 19.00 сәг.тә

Ватанпәрвәрлекне һәм шул ук вакыттта сатлыкҗанлыкны чагылдырган фильм-премьерага кичә үк Бөтенрәсәйдә старт бирелде. Бездә исә аны иң беренче тапкыр Бөрбаш мәктәбендә укучыларга тәкъдим иттеләр. Кино бик эчтәлекле, терәндергеч . Вакыйгалар сугыш алды елларыннан ук башлана. Ике герой ­­- комсомолец Алексей һәм сатлыкҗан Дмитрий, икесе дә яшь егетләр, балачаклары да бергә уза, бер мәктәптә белем алалар, бер үк китапларны укып үсәләр һәм икесе дә бер кызны яраталар... Алга таба сюжет ничек ачыла, ни өчен "72 сәгать»? Анысын инде фильмны карагач белербез.

Бөрбаш мәктәбендә фильмны югары сыйныф укучылары бик яратып караган, тәэсирле, уйландыра торган, үз ватаныңны яратырга өнди торган фильм , диләр алар.

Фото:

https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BA%D0%B8%D0%BD%D0%BE&img_url=http%3A%2F%2Ftrl.lt%2Fdi-Z7RYEI.jpg&pos=10&rpt=simage

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250