Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне

Рәхәтләнеп бәйрәм итегез, чөнки бүгенге кич – Сезнеке!

Әлеге һөнәр иясе булыр өчен син күп нәрсәгә әзер булырга тиешсең  – тынгысызлык, гаилә тормышын да , авыл мәдәниятен дә тигез алып бару, халык белән уртак тел табу, шул дуслык-татулык бәрабәренә авыл һәм район мәдәниятен үстерү, көне-төне чабулар, сәхнәгә куелган һәр номер, һәр әсәр өчен  башта  сәламәтлегеңә зыян салырлык дәрәҗәдә яну-көю, аннан чиксез куанулар, катнашучыңа кат-кат рәхмәт әйтүләр, җитәкчелек һәм дә җирле халык белән эшли белү осталыгы, җырга-моңга, бию сәнгатенә гашыйк булу, мәдәниятне-сәнгатьне җаның-тәнең белән тою, яшь талантларны барлап, аларны сәхнәгә тартып, үстереп, олы юлга фатиха бирү, заманнан артта калмау, итәгенә ябышып булса да алга барырга тырышу.  Шөкер, районыбыз  мәдәният хезмәткәрләренең һәрберсенә дә әлеге сыйфатлар хас, әгәр шулай булмаса,  бүгенге көндә мәдәният учакларын гөрләтә алмаслар иде. Бәйрәм белән сезне, армас-талмас хезмәткәрләребез, һәр бәйрәмне нурга күмүче, һәр чарада, иҗтимагый вакыйгаларда  актив эшләүче уңганнарыбыз, якын дусларыбыз! Гаиләләрегездә һәрчак иминлек, бөтенлек булсын, сәламәтлек сезне ташламасын, эшләрегез гөрләп барсын! Якты булсын уйларыгыз, изге булсын ниятегез!  Бүген рәхәтләнеп бәйрәм итегез, чөнки бүгенге кич – Сезнеке! Бәхетле булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм