Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Бәхет телим», ди Илшат яшьлек елларында калган мәхәббәтенә (видео)

Музыкаль каналлар аша таныш йөзләр күргәч аптырашта калсаң да, күңелдә ниндидер горурлык хисләре туа. Балтач егете Илшат Җәләловның «Бәхет телим» дигән җыры белән республика тамашачысы алдында чыгыш ясавын мин дә патриотларча кабул иттем.

Күршебездәге генә нинди талант качып ята икән бит дип аптырадым. Күршебездә диюем, Илшат редакциябезнең каршы ягындагы кибеттә сатучы булып эшли. Аның иҗат дөньясында ниндидер урын тотуы турында башыма да килмәс иде, ә ул тотып кына калмыйча, үзенең җырына клип та төшерергә җитешкән. Бик эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек әлеге клипны төшерүдә аңа якташларыбыз зур ярдәм күрсәткән.
Клип төшерү теләге күптәннән була Илшатта, ләкин иң беренче итеп ул башта җырлары белән халык арасына чыга. «Күзләр тимәсен» дигән беренче җыры узган елның сентябрь аенда дөнья күрә. - Бар кешенең яшь вакытында бик ошатып, яратып йөргән мизгелләре була. Кемдер ул пары белән тормыш кора, яхшы гына яши, ә кемгәдер бергә кавышу насыйп булмый. Миңа кебек... Шул уй-кичерешләрдән чыгып бер-ике кичтә язылган шигырь бу. Аны шул яшьлек еллары һәм юлларында калган мәхәббәткә багышлап яздым. Әлеге клип аша ул кеше үзен танырдыр.
Җырның исемендәге кебек, аларның гаиләсенә дә һәм гомумән бар кешегә дә бәхет телим, - ди Илшат әлеге клипның барлыкка килү серләренә төшендереп.

Илшатның җыр-моңга гашыйк булуы нәселдән киләдер мөгаен, әнисе Дамира «Салават күпере» балалар бакчасында балаларны музыка серләренә төшендерүче булып эшли. Әтисе Рәис исә атлар асрап, шулардан казылык ясап сату белән мәшгуль. Ә Илшат әти-әнисе үрнәгендә бернинди дә эштән курыкмыйча, хыялларын тормышка ашыру өстендә күп көч куеп эшләп, үз теләгенә ирешеп яши.

Чыганак: vk.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250