Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәхетемне таптым туган якта

Гөлүзә Миннемуллина Иске Салавыч авылында туа, биредә үсә һәм тормышка да туган авылы егете Фәнилгә кияүгә чыга, өч кыз үстерәләр.

Гөлүзә ханым "Татарстан" җәмгыятенең алдынгы сыер савучысы. Эштән бушаган вакытларында кулына каләм алып, күңелендә туган хисләрен дәфтәр битенә төшерә.
Иртә таңнан торып эшкә барам,
Авыл йоклый әле, тормаган.
Анда-санда этләр өреп куя,
Йокысыннан саташып уянган.
Туган җирем, туган авылым,
Бәхетемне синдә таптым мин.
Кайвакытта уйлап куям:
Авылда калып, нәрсә оттым мин.
Монда тудым, монда үстем,
Хезмәт юлым монда башланды.
Булды микән шундый вакыт,
Үзгәртәсе килгән чаклары.
Булгандыр ла, тормыш бит бу,
Иртә уйлаган, кичкә ярамый.
Уттан алып, суларына сала,
Синең ай-ваеңа карамый.
Ләкин ни әйтсәм дә, бәхетлемен,
Туган туфрагымнан көч алам.
Тормыш ваклыкларын ырып-ерып,
Һаман киләчәккә юл алам.
Ходай миңа ана бәхетен бирде,
Гаилә иминлеген, саулыкны.
Туган хакын хаклап яши торган
Туганнарым дигән байлыкны.
Әнием дип өзелеп тора,
Янымда балаларым.
Таянырга ирем бар
Миңа ни кирәк тагын?



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250