Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Биючеләр төз була

Капиталь ремонттан соң яңарып, иркенәеп, затлы, мәһабәт кыяфәткә кергән район мәдәният йорты кыш аенда тулы куәтенә эш башлап җибәрде һәм иң әүвәл, үзешчән осталарның концертын оештырып, халыкны җәлеп итте.

Бу концертта күз явын алырлык матур костюмнарда сәхнә тутырып чыккан балаларның күмәк биюе тамашачыны иң сөендергән тәэсирле мизгелләрдән булды. Ничек шуның хәтле булдыра болар, профессиональ биючеләрең бер якта торсын, ут уйнаталар бит сәхнәдә дип соклансак та, биючеләрнең осталыгын тасвирларга минем сүз байлыгым җитми, берсеннән-берсе күркәм композицион бизәкләр тудырып, җитез, төгәл хәрәкәтләр ясап, могҗизалы тылсым көченә ирешкән алар.
Ә бит бар иде Балтачның концерт чыгышларында биючегә тилмергән чаклары, һәм ул чор хәтта дистә елларга сузылды. Чөнки элеккеге үзешчәннәр сәхнәдән ераклашкан, ә яшьләрне һәм балаларны өйрәтергә әзерлекле хореограф юк. Заманында балалар белән бию түгәрәкләре оештырып йөргән Раушания Каю-мова да ниндидер каршылыкка очрап, бу юнәлештән читләшеп торды, әмма барыбер дә табигый сәләт-омтылышы тынгылык бирмичә, ул хәзер гимназия балаларыннан бик шәп итеп биюче хәзерли. Ә инде район сәхнәсендәге сүрәнлекне әз генә җанландырып җибәрергә Субаш авылыннан Илья Васильевның бию төркеме булышты. Илья үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән чын сәнгать кешесе иде, үзе клубта эшләү дәверендә ярты авылны биюче итте. Субаш егетләре башкарган төрле милләт биюләре концертта матур бизәк булып күңелгә уелып калды. Башкаларга уңай энергия таратып яшәгән фидакарь зат Илья Васильев үзе генә кыска гомерле булып чыкты, илле яше тулыр алдыннан күпме кешене кайгыга салып, көтмәгәндә якты дөньядан китеп барды.
Мәдәният тармагын җигелеп тарткан махсус югары белемле Радик Тихонович Михайлов үз эшчәнлегендә үзешчән сәнгатьне активлаштыруны төп максат итеп куйды һәм ел саен көз җитсә, төрледән-төрле смотр-конкурслар оештыруга, иҗади күтәренкелеккә йөз тотты. Әмма, сәхнәдә бию жанрының сыеграк булуы аны эзләнергә, ниндидер конкрет чаралар күрергә мәҗбүр итте һәм бер елны «Биеп яши Балтач» дигән исем астында киң программалы үзешчәннәр смотрына барлык авылларны катнаштыру максатына иреште. Татарстан җыр һәм бию ансамбле артистлары колхоз белән кызыксындырулы килешүләр төзеп, унбишәр көн дәвамында авыл яшьләрен биюгә өйрәтеп, уңай гына нәтиҗәгә иреште. Әмма биючеләрне, гәүдәләре тыңлаучан, сыгылмалы чакта ук, балачактан ук үстерүгә җитәме соң?
Шушы проблема җанына тынгылык бирмәгән Радик Тихонович эзләнә торгач, барыбер дә ситуациядән чыгу юлын тапты. 2001нче елда өч республика балалары катнашында традицион «Дуслык» учагы кабызу тантанасында ул Мари Төректән килгән яшь хореограф Эрик Васинкин белән танышты һәм ул хәзерләгән төркемнең шундый оста чыгыш ясавына сокланган хәлдә, Эрикны үзебезнең районга эшкә килергә кодалый башлады. Әлбәттә, нигезле кызыксындыру өчен профессиональ белгечне уңайлы эш шартлары һәм торак белән тәэмин итәргә кирәк иде һәм ул мәсьәләне хәл итү өчен район хакимиятенә мөрәҗәгать итте. Әйткән сүзендә вәгъдәле, һәр мәсьәләне конкрет хәл итә торган, мәдәният һәм спорт тармагына аеруча зур әһәмият биргән Марат Хәйевич Зарипов, Радик Михайловның тәкъдимен хуплап, районга бик кирәкле, әзерлекле кадрны Балтачка китерүне тизләтте.
Менә ул вакыйгалардан соң ун ел вакыт узган, бүген максатчан эшнең матур нәтиҗәләрен барларга була. Балтач район музыка мәктәбе каршында йөзләгән балаларны җәлеп иткән махсус хореография төркемнәре оештырылды. Баштан ук музыкага сизгерлеге, гәүдә сыгылмалылыгы, җитез хәрәкәт итү сәләте булган балалар мәктәптә тугыз яшьтән кабул ителеп, биш ел буе киңәйтелгән программа буенча шөгыльләнәләр, дәвамлы рәвештә шомарып-остарып, имтихан тотып, ундүрт яшьтә махсус таныклык алып чыгалар. Бүген инде төрле сәхнәләрдә халыкны шаккатырып чыгыш ясаган балалар бию коллективлары әллә нинди катлаулы күмәк биюләрне югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә алган икән - бу инде остазларының тынгысыз, түземле фидакарь хезмәтенә олы бәя дигән сүз.
Азсүзле, гаять тыйнак, әмма үз эшенә гаять җаваплы карый белгән, балаларны, сәхнәне яраткан Эрик Геннадиевич Васинкин бию занятиеләрен Балтач кызы Лариса Александровна белән бергәләп алып бара. Лариса озак еллар «Карлыгач» бакчасында музыкант булып эшләгән, үзе дә бөтен яктан сәләтле Лиза Федорованың кызы, хореограф белгечлеге үзләштереп туган ягына кайтканына бер дә үкенми, яраткан эше бар, гаилә корган, әле менә декрет ялына китәргә җыена, үзе шат, көр күңелле, аягы тыпырдап кына тора.
Үзара килешеп эшләгән бу ике остазның шәкертләре олы сәхнәләрдә, зур дәрәҗәле конкурсларда да үзләрен уңай яктан танытып Балтач данын күтәрүгә зур өлеш кертәләр. Узган ел Йошкар-Олада узган халыкара конкурста, Чабаксарда узган региональ смотрда безнекеләр призлы урыннарны алуга ирешкән-нәр.Президентыбыз кызыксынып торган «Йолдызлык» республика конкурсы лауреаты исемен яулаганнар.
Бию чыгышларын карап утырырга бик рәхәт булса да, ул зур физик һәм рухи көч таләп итә торган җитди шөгыль, бигрәк тә яшь кешене дисциплинага, төгәллеккә, җитезлеккә, чыдамлыкка өйрәтә. Өйдә сәгатьләр буе «тартма» сүрәтендә багынып утырганчы, биеп-хәрәкәтләнеп күңелгә стимул өсти торган шөгыль белән мавыгып яшәүгә ни җитә. Биючеләр, ул хәтле бай булмасалар да, гәүдәләре төз, рухлары сау, күңелләре көр була, кыек гамәлдән ераграк тора. Хәзерге болгавыр чорда яшь буынга рухи һәм физик тәрбия бирү юнәлешендә шунысы бик мөһим дә инде, уңышлар телик аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250