Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөрбаш авыл җирлеге үзешчәннәре концерты бик мәгънәле үтте (+фото)

Гаять бай күргәзмәдән соң авыл үзешчәннәре гаять тә мәгънәле концерт куйды.

Уйландырырлык җырлар, күзләрне яшьләндерерлек нәфис сүз, оста биюләр берәүне дә битараф калдырмагандыр. Концерт туган як, хезмәт кешесе темасына туры килерлек итеп әзерләнгән, тамашачы да һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды, көчле кул чабулар белән озатты. Биюләрне өйрәтергә дә махсус белгеч чакыртканнар. Шуңа да кат-кат сәхнәгә дәшәсе килгән биюләре хәйран булды. Концертны район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та тамаша кылды, азактан « үзенә күрә матур авыллары, халкы, чишмәләре, урманнары булган табигать кочагында гомер иткән кешеләрнең җыр-моңнары да күңелгә үтеп керүчән», дип, концертны җыйнаклык, самимилек ягыннан югары бәяләде, тамашачы белән берлектә рәхәтләнеп ят итүе турында белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250