Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөрбаш Сәрдегәнендә ак яфраклар халыкны әсир иткән

Бөрбаш Сәрдегәне авыл клубында Фәнис Яруллинның “Ак яфрак” дип исемләнгән әкият-пьесасы сәхнәләштерелде. Зал, гадәттәгечә, тамашачы белән тулы иде.

Үзенең моң-зарлары белән алан уртасына Убырлы чыкты. Шул мизгелдән тамашачы әкият геройлары белән бергә яшәде дисәк тә дөрес булыр. Убырлының ялкау кызлары рольләрен башкаручыларның осталыгына, сәхнәдә үз-үзләрен тотышына исең китәрлек. Барлык артистларның һәр хәрәкәте, киеме, бөтен барлыгы белән рольгә кереп уйнавы – барысы бергә образ тудыруда уңышлы элементлар булды.

Әсәрнең сихри көче, тәрбияви әһәмияте, уйнаучыларның осталыгы тамашачыны чын-чынлап әсир иткән иде. Озакка сузылган көчле кул чабулар тамашачыларның олы рәхмәт билгесе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөрбаш Сәрдегәне