Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Бөтенлек бүләк итәргә телим»

Кечкенәдән шигырьләр яздымы ул, юкмы, белмим. Ул чакта әле мин аны авылдашым Эльвира дип кенә белә идем. Бала чагыннан эшчән, тырыш булып үскән кызны күрше-тирәләре гел мактап сөйләде. Алар гаиләсе Кенәбаш авылында озак яшәмәде, Балтачка күченде. Тик аннан соң да Эльвира белән аралашу өзелмәде.


Эльвира Һадиева исемен сәхнәләрдән ишетергә, газета-журнал битләрендә күрергә туры килә. Яшь кенә булуына да карамастан, тормышны җитди күзлектән күрә белгән шагыйрә үз шигырьләрендә төрле темалар күтәрә. Бүген аның иҗат җимешләре белән янәдән бер кат танышып утырганда, күңелемне тулысынча горурлык хисе биләп алды. Райондашлар булганга гына түгел, юк, ә икебез дә бер үк чишмә суы эчеп, бер авылда үскән өчен һәм беренче иҗат җимешләре безнең мохиттә туган өчен.
Эльвира аралашыр өчен бик җайлы кеше. Елмаеп кына дәшүе, йөзеннән бөркелеп торган нуры күңелгә рәхәтлек кенә өстәп калмый, ә дәвасын да, шифасын да бирә. Шуңа да аның белән әңгәмәне без бик җайлы һәм җанлы итеп эшләдек.
- Эльвира, шигърият дөньясына син ничек килеп эләктең?
- Иҗат... аңа бит килеп тә, кереп тә, кайтып та булмый, ул үзе килеп-китеп ала. Ә иҗат белән мине иң яраткан мөгаллимәм - Миләүшә Ярулловна таныштырды. Аның һәр дәресе үзе бер иҗат иде, чөнки ул куйган көч һәм тырышлык искиткеч күп вакытны таләп итә. Хәзер генә аңлыйм, менә ул чыннан да хезмәт иткән: безне яраткан, телне яраттыра белгән!
- Беренче шигырең кайчан язылды һәм ул кемгә багышланган иде?
- Беренче иҗат җимешем якынча 5-бнчы сыйныфта укыганда язылгандыр. Багышланды... ялгышмасам, киң күңелле һәм мин яраткан Кыш бабайга (елмаеп). Ул вакытта мин әле аның образ гына икәнен белми идем.

- Шигырь язу процессы синдә ничек бара?
- Ә менә бу сорауга мин үзем дә җавап бирә алмыйм. Кайчан ничек инде. Соңгы өч айда рәтләп язылганы да
юк әле.
- Киләчәккә планнарың?
- Киләчәккә мин зур өметләр баглыйм: матур һәм якты гомер кичерергә, бәхетле булырга, әти-әниемә -сөенеч, якыннарыма - яктылык, яңа буынга - безнең хакта хәтер, үз күңелемә бөтенлек бүләк итәргә телим. Ләкин аларның барысы да Аллаһы кулында.
- Шундый чибәр кызны ошатучы егетләр күптер, тик синең йөрәгеңә якыны бармы?
- Мин әлегә юктыр дип уйлыйм. Чөнки үз кешең пәйда булгач аны иң кечкенә күзәнәкләрең белән үк тоясыңдыр. Ул гади гыйшык, ошату, ярату гына түгелдер инде.
- Бүгенге көндә нинди эшләр майтарып йөрисең?
- Бүгенге көндә мин «Идел» журналында эшлим, магистратура һәм икенче югары белем бирү йортында укыйм. Минем бер заман шундый күп буш вакытым барлыкка килде, хәтта үз-үземне кая куярга белми башладым. Шул вакытта менә шушындый «ботка пешерелде» (көлә). Аларның бөтенесен дә Аплаһыга тапшырдым инде.
- Кайсы журнал битләрендә синең белән еш очрашып була?
- «Идел» һәм «Ялкын»да. Беренчесендә мин проза бүлегенә җаваплы, шуңа проза язучылар булса, рәхим итегез, языгыз.
- Эльвира, әңгәмәң өчен зур рәхмәт. Киләчәккә булган уй-хыялларыңтормышка ашсын. Уңышлар сиңа!

Әңгәмәдәш - Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев