Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Буыннар чылбыры өзелми

Гөнаһсыз балачак, ялкынлы яшьлек еллары үткән, чәчләргә ап-ак бәс кунган, хәрәкәтләр салмакланган, ләкин йөрәк һаман япь-яшь калган. Әнә бит Салавыч җирлеге ветераннары «Канатлар куйдың сәхнә» фестивалендә ясаган чыгышларын, яшьләрдәй җилкенеп китеп, үз авыллары мәдәният йортында да күрсәттеләр.

Үз яшьлекләрендәге гореф-гадәтләрне, мәдәни хәзинәләрне күрсәтеп ясаган чыгышлары белән залда утырган чордашларының күңелләрен кузгатып, аларны бер елатып, бер шатландырсалар, хәзерге буынны әти-бабаларының үткән тормышларына кайтарып китерделәр. Салавыч ветераннар советы рәисе Фирая Низаметдинова чыгышларны бер-берсенә тыгыз бәйләп, бик матур итеп алып барды. Гомер юлы шушы авылда үткәнгә күрә, сәхнәгә чакырган авылдашларының эш-гамәлләре, тормышы белән дә белеп, мавыктыргыч итеп таныштырды. Барыбызга да билгеле шәхес Рамазан Фәрзиев үзенең шигырьләрен укыды. Кайнанасы Сания апа белән кыз һәм әни кебек матур гомер иткән, 3 бала тәрбияләп үстергән Нурия Зыятдинова эшендә дә, тормышта да булган, сәхнәдә дә ягымлы тавышы белән тамашачыларны әсир итте. Нурания Хөсәенова, Фәния Гыйззәтуллина, Фирая Җиһаншина (мәдәният йорты директоры, шулай ук әлеге матур концертны оештыруга бик зур көч куйды) театральләштергән Г.Тукайның «Су анасы» әкияте дә матур күренеш булды. Рафилә Төхфәтуллина белән Мөдәррис Закиров башкарган «Җизнәкәй» дуэты зур алкышларга күмелде. Балаларга затлы келәм җәеп, зур тормышка белем тулы сандык белән озаткан, гадел, бала шәхесен хөрмәт итүче, укыту-тәрбия эшендә һәрвакыт яңалыкка омтылучы педагог Сания Латыйпованың моңлы җыры күңелләрне кузгатты. Аның туганы Гөлшат Гарипова үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды. Гөлшатның иҗаты белән электән таныш булган авылдашлары бу юлы да туган авылларына, аның җир-суына, кешеләренә багышлаган иҗатын көчле алкышладылар. Ятим калган ике оныгына әни дә, әти дә булган, мәңге яшь, картаюны белмәс ветеран Рафилә Төхвәтуллина «Чабата»ны биегәндә яшьләр дә көнләшеп утырганнардыр. Фәния Гыйззәтуллина, Мөбарәкҗан Фәтхетдинов, Николай Герасимов, Тәгъзимә Гайфетдинова, Җәмилә Сибгатуллина һәм башка күп ветераннар чыгышлары белән тулаем концертны бик матурладылар.
Тамашачылар буыннар чылбырының өзелмәвен күреп тә сөенеп утырдылар. Авылның сәхнә ветераннарына алмашка Лилия Зыятдинова, Рәкыя Хәйруллина, Миләүшә Фатыйхова, Илнур Йосыпов, Гөлзилә Гафурова, Ренат Мөхәммәдиев кебек сәхнәгә, мәдәнияткә гашыйк буын килә. Аларның чыгышлары да зур алкышларга күмелде. Концертның башыннан азагына кадәр сәхнәдә баян партиясен алып барган гармунчы Рафил Сибгатуллинга да рәхмәтләре зур авылдашларының.
Иске Салавыч авылы ветераннары үзләренең мондый тирән эчтәлекле концертлары белән Чепьядагы «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлегендә дәваланучылар алдында да чыгыш ясыйлар. Быел 2 тапкыр барганнар. Ошатканнар. Гел чакырып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250