Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәйрәм арты бәйрәм...

Быел бәйрәмнәр еш булды. Чөнки Балтач мәдәният үзәгендә республика бәйгеләре дә бик күп үтте.

“Ел хатын кызы. Ел ир-аты. Хатын кыз – әни: хатын-кыз карашы” дигән республика бәйгесендә катнашкан өчен безне 5 март көнне башкалабыз Казанда Салих Сәйдашев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узган тантаналы чарада катнашу бәхетенә ирештек.
Безне иртән Социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Фәризовна, Гөлнара Айдаровна һәм дә ягымлы, матур, көләч йөзле кызлар Фирүзә, Фәния, Алисә каршы алдылар.Киң йөрәкле Фаил абый, хөрмәткә лаек Гөлсем апа, киң күңелле Фирая, һәр эшкә тәввәккәл Римма, герой әни Вера апа, мәңге яшь күңелле калган Таня апа һәм безне оештырып алып баручы Фәния белән ул көннең ничек үткәнендә сизми калдык.

Күпме катнашкан кешеләр килгән иде анда. Катнашкан һәр кешегә хөрмәт хисе бөркелеп тора иде бу бәйрәм көнендә. Мин бик бәхетле әни, чөнки минем гаиләмнән тыш, тагы күпме дусларым, якыннарым, танышларым күбәйде. Ярыш вакытларында без бик якынаеп калдык, гомерлек булсын. Бу бәйгедә катнашучы һәркем ,барсыда аерым хөрмәткә лаек шәхесләр.

Иртәгесен алтынчы март көнне безнең өчен тагын бәйрәм..
“Ана медале”, “Ана-ата ордены”на ия булган күп балалы әниләрне, тәрбиягә алган райондашларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга район, социаль яклау хезмәткәрләре ярдәме белән алып бардылар. Муса Җәлил исемендәге Дәүләт Опера һәм балет театрында хатын кызлар бәйрәме уңаеннан зур концерт карадык. Һәр әнине, хатын кызны чәчәк бәйләмнәре белән каршы алулары гына ни тора!!!

Бәйрәмнән соң “Корстон” ресторанында бәйрәм табыннында утырдык. Әйтеп бетерә алмаслык хисләр, мизгелләр белән тулды безнең күңелләр. Бәйрәм күчтәнәчләрен кулларга тотып тагы бер бәйрәмгә чакыру алып, сөенеп өйгә кайттык.

Уналтынчы март көнне безнең гаилә өчен тагын бер зур истәлекле бәйрәм көне булды. Безне Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов төзекләндергәннән соң ачылачак Циркка кунакка чакырды.Андагы матурлыкны, сихри әкияти күренешләрне күреп таң калдык. Президентыбызны каршы алуда Балтачлыларнын катнашуы үзе бер горурлык түгел мени.Яраткан, сөекле, кадерле балаларыбызга бүләк, бәйрәм ясаганы өчен без президентыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу бәйрәм көннәре безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Олы рәхмәтебезне социаль яклау мөдире Алсу Фәризовнага, Гөлнара Айдаровнага һәм анда эшләүче кызларга җиткерәбез. Безне туплап, оештырып Казанга хәтле алып барганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә кызлар. Бу бәйрәм көннәрендә безнең белән сөенеп, шатлыклы мизгелләрне бүлешкәнегез өчен рәхмәт сезгә. Сезгә эшегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәләмәтлек телибез.

 

Балтач делегациясе исеменнән күпбалалы әни Нөнәгәрдән Тлякова Зөлфидә Кәфил кызы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь