Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чапшар авылында үткән концерт район сәхнәсендә куярлык иде, диләр авылдашлары

"Чапшар авыл клубында 28 ноябрьдә әниләр көне уңаеннан "Әни сүзе - изге дога!" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты оештырылды.

Өч сәгатькә якын барган концертта авылыбызның яше-карты бик теләп катнашты. Күрше-тирә авыллардан безне котларга дип, Фәнис Гарифуллин, Ранил Садыйков, Фәнис Мөхәммәдиев, Рамил Фәйзрахманов, Илнур Мусин, Алия Таҗетдинова кебек оста җырчылар да килгән иде.
Моңлы җырлардан, үзәк-бәгырьләренә үтеп керерлек итеп башкарылган нәфис сүзләрдән безнең күңелләребез тулды. Ә авылыбыз яшьләренең берсеннән-берсе дәртле биюләреннән яшәргә көч-дәрт алдык. Бик зур тырышлыклар һәм әзерлекләр белән оештырылган концерт иде бу. Хәтта, район сәхнәсендә куйсалар да, алкышларга күмелерлек, уңай бәя алырлык тамаша булыр иде.
"Әниләр бәйрәме" дигән истәлекле көнебезне тагын да ямьләндергәннәре өчен барчасына ихлас рәхмәтебезне белдерәбез", - дип хәбәр итә бертөркем Чапшар әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250