Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепья китапханәсендә Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу күпләргә нык тәэсир итте.

Кешелек дөньясы барлыкка килгәннән алып күп төрле үзгәрешләр, җимерелү-янгыннарга дучар булган. Зур калалар су астында калганнар, сугыш афәте белән илләр юкка чыкканнар. Әмма кешеләргә аң-белем бирүче, тәрбиягә өйрәтүче, яхшылыкка өндәүче галиҗанәп китап бүгенге көнгә килеп җиткән бер могҗизадыр.

Без, китапханәчеләр, кулга шул бөек китапны тотып эшләүчеләр. Менә быелгы әдәбият елында да китапка багышланган күп төрле чаралар үткәреләчәк. Күптән түгел генә китапханәбездә районыбызда яшәп иҗат итүче Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу күпләребезнең күңелендә якты бер хатирә булып озак сакланыр әле.
Байтак кына авыр, гыйбрәтле, сикәлтәле язмыш юлларын үтеп, кырыс елларның ачы хәсрәтен үз җилкәсендә татыган сабыр, туры сүзле Мәгъмүрә апаның шигырьләре гадилекләре, җырлап торулары белән һәркемгә якын. Аның иҗатында мәхәббәт тә, туган якны сагыну да, тормышыбызның җан әрнеткеч һәм сокландыргыч мизгелләре дә чагылыш таба. Шуңа да очрашуга чакырылган урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары да, Мәгъмүрә апаның яшьлек дуслары да очрашудан канәгать калдылар. Эчкерсез күңелле шагыйрә белән җылы мөгалләмәдә барган аралашуда китап яратучылар яңа шигырьләр белән дә таныштылар. Очрашуда катнашучылар Мәгъмүрә апага яңа китап көтүләрен дә җиткерделәр, матур теләкләрен дә ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250