Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чепьяның китапханә музее экспонатларга баеган

Чепья авыл китапханәсендә эшләп килүче "Хәтер сагындагы ядкәрләр" дип исемләнгән музей почмагы һәркемне үзенә җәлеп итеп тора.

Укучыларыбыз өйләрендә сакланган гаилә истәлекләрен китапханәбез музеена бүләк итеп тапшыралар. Күмер үтүге, камыр кисмәге, бәбәй бишеге, кистән, каба, чыгыр... болар барысы да соңгы вакытта китап укучыларыбыз тарафыннан бүләк ителгән экспонатлар. Музейлар көне уңаеннан, олы яшьтәге укучыбыз Рузия Шәйхетдинова безгә үзенең кадерләп саклаган шәлъяулыгын һәм тукылган идән җәймәсен тапшырды. Яшь буын укучыларыбыз өчен тәрбияви мәгънәгә ия булган бу ядкәрләрне эшебездә бик теләп файдаланабыз, дип хәбәр итә китапханәче Зәлия Зиятдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250