Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чиксез мөмкинлекләргә ия райондашларыбыз

Бүген район мәдәният үзәгендә инвалидлар ункөнлеге башлану уңаеннан, зур концерт булды.

Елның-елында 1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар ункөнлеге үтә. Быелгы декада да гадәттәгечә зур чара белән башлангыч алды. Мөмкинлеге чикле, иҗат уты белән янучы райондашлар тамашачыларга "Бер күрешү - үзе гомер" дигән концерт тәкъдим итте.
Талгын көй астында Чулпан Габделганиева һәм Рузилә Гиниятуллина башкаруындагы бию белән башланган концерт мизгел эчендә тамашачыны үзенә җәлеп итте. Бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелгән җырчы кызлар Рәзинә Төхвәтуллина белән Әнисә Фазылҗановага да алкышлар мулдан булды. Нәни Энҗе Галимуллинаның "Туган көн" шигырен зал тын да алмый тыңлады. Марс Сәләхетдиновның таяклар белән трюклар күрсәтүе залны тагын да җанландырып җибәрде. Наил Фәсыйховның моңлы җырлары, Мәгъмүрә Хөрмәтуллина, Чулпан Габделганиеваның шигырьләрен дә тамашачы җылы кабул итте.
Район мәдәният үзәге хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм күчтәнәче буларак тәкъдим ителгән биюләр, җырларны тамашачы яратып кабул итте. Ихлас котлаулар, бүләкләргә бик бай булды бу бәйрәм. Мөмкинлекләре чикле булып та чиксез мөмкинлекләргә ия райондашларыбызның талантларына, уңышларына ихластан сөендек,сокландык.
Калган фотоларны биредә карагыз: http://baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250