Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чулпан Габделганиева шигырьләре

Ак кәгазем саргая

Үзең юк,
Тик ак кзгазьдә генә
Яшисең сыман һаман,
Дәфтәр битләрен ачканда
Җаным китә җылынып.

Серле сүзләр өмет уята күк
һәм юата,
Өйрәтә синсез яшәргә.
Синсез каршыларга язны,
Тик хыялда сиңа дәшәргә.

Әгәр шигыремдә мине очратсаң,
Син уйлама:
Әллә йөрәге моның, диеп, ташмы?
Үзең юк.
Үзең булмавың
Әйләндерә башны.

Ак кәгазем инде саргая.

********************
Моңланмый идем әле

Моң юк иде йөрәгемдә -
Моң кабыздың.
Хыялсыз җанны кузгатып,
Күкләргә очырдың.
Ургып чыктың хисләремнән
Җырлар булып.
Бәхетлемен сөюеңмнән,
Яшим шуңа сөенеп.
Фото: vladimir.mk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250