Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдәби мирас үлемсез

Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның арабыздан китүенә дә бер ел булды. Ул калдырган әдәби мирас, аның берсеннән-берсе мәгънәле тормышчан әсәрләре үлемсез. Драматургның язмалары, әсәрләре үзенә һәйкәл булып сәхнәләрдән төшми. Вафатыннан соң гына да шәхсән үземә аның өч спектаклен карау насыйп булды.

Безнең яшьлек еллары Туфан Миңнуллин иҗатының чәчәк аткан чорына туры килде. Алар белән тәрбияләндек, гаилә корып балалар үстердек... үзебез әби-бабай булдык. 30-40 еллар элек язылып, сәхнәләрдә халыкның ихтирамын яулаган әсәрләре бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Кызганыч, авылларга башкала артистлары бик сирәк килә. Шулай да, әле кышка кергәч кенә башкаланың ПКариев исемендәге яшь тамашачылар театры авылыбызга нәкъ менә Туфан аганың «Нигез ташлары»н алып килде.

Бу очрашуда яраткан спектакльне кабат карау белән бер ләззәт алсак, мактаулы исемнәр иясе Нуриәхмәт Сафинны, аның уйнавын күреп, яшьлегебезгә кайткандай булдык... Үткән кышта Туфанның «үз» театры, әйе, аның исемен йөрткән түбәнкамалылар да районыбызда булып китте. Алар репертуарындагы «Син мине күрәсеңме?» комедиясен карадык.


«Әниләр һәм бәбиләр» пьесасының халык хөкеменә чыгарылуына 30 еллап кына бардыр. Без, Салавыч укытучылары тәүге тапкыр ул спектакльне коллектив белән Казанга барып карадык. Озак та үтмәде, камаллылар шушы спектакль белән авылга килделәр. Узган гасырның ахырында Салавыч балалар бакчасы тәрбиячеләре спектакльләр конкурсында шул ук «бәбиләрне» «уйнап», призлы урын алды. Күпме карасаң да карап туймаслык аны.

Күптән түгел тагын Туфанның «Әниләр һәм бәбиләр»е белән очраштык. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу спектакльне Халыкара театр көне уңаеннан, райондашлар хозурына тәкъдим итте. Китапханә хезмәткәрләре Лилия Шакирҗанова, Гөлшат Мортазина, Илсөяр Нәбиева, Гөлнар Әхмәдуллина, Роза Гарипова, Зилирә Садыйкова, Фәнзия Төхвәтуллина, Фирдания Каюмова үз рольләрен искиткеч зур осталык белән башкардылар.

Калган «артистлар» да үз рольләрен гаҗәеп зур осталык белән уйнадылар. Сәхнә әсәренең тамашачылар күңеленә хуш килүендә, әлбәттә, спектакльне сәхнәгә куючы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәҗип Әминовның, тавыш (музыка), яктылык чаралары өчен җаваплы Эльвира Әкбәрова һәм Алмаз Миргалимовларның да өлеше зур.


Китапханәчеләрнең чыгышына киңрәк тукталсам да, Туфан әсәрләренең халык күңеленнән китмәвен тасвирлыйсым килде. Бу язмам мәрхүмнең рухына үзен яратып искә алган халкыбыз исеменнән изге догаларыбыз булып барып ирешсен, рухы шат булсын. Амин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250