Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Динә Гарипова белән Алсу Әбелханова алка бүлешәләр

Алсу Әбелханова - Динәнең җырлавын бик яратам, тавышы да ошый, «Голос»тагы чыгышларын да дулкынланып күзәттем. Һәр җырчы өчен җыр бала кебек якын. Мин дә кайбер олы артистларның җырларын бик яратам, әмма башкарырга теләсәм, рөхсәт сорыйм.

Ризалык бирмәгән очраклар да була. Динә «Пар алкалар»ны, бу минем яраткан җырым, дип башкара. Без кайвакыт бер үк концертларда кисешәбез. Шуңа да ул минем репертуардан җырымны рөхсәтсез башкарырга тиеш түгелдер. Әдәплелек булырга тиеш. Ул шундый дәрәҗәгә җиткән икән, аңа үз репертуарын булдырырга, икенчедән, «Пар алкалар»ны, һич югы, аранжировкасын яңартып җырларга кирәк. Чөнки Динә минем аранжировкага кушылып җырлый. Ул 2002 елда эшләнде, тавышлары да искереп бетте. Мәскәүдә, чит илләрдә эшләгәч, рөхсәт сорап, матур гына эшләсә, дөресрәк булыр иде. Директорым аның белән матур гына сөйләште, әмма интернетта Динәнең «Пар алкалар»ымны башкарган видеолары һаман да чыга тора.
Чыганак: http://shahrikazan.com

Видеоязма чыганагы: https://www.youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250