Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Дискәтүкләр гөрли

Район халкының бәйрәм ялларында күңелен күрү максатыннан, район мәдәният үзәге хезмәткәрләре дискәтүкләр үткәреп тора. Шундый чараларның иң беренчесе 2нче гыйнвар көнне үзәк чыршы янында үткәрелсә, чираттагысы 4се көнне мәдәният үзәгендә булды.

Җыр-биюгә гашыйк райондашларыбыз бәйрәмнәрдән бер дә читтә калырга яратмауларын шушы чараларда күрсәтте, чөнки аларның саны иксез-чиксез иде. Араларында яшьләрне генә түгел, ә урта һәм олы буын вәкилләрен күрү дә куанычлы хәл. Шушындый җирләрдә йөреп алар икенче яшьлекләрен үткәрүләрен елмаеп ассызыклый.
7нче гыйнвар көнне булачак Раштуа бәйрәме уңаеннан да үзәк чыршы янында бәйрәм үткәреләчәк. Райондашлар әлеге бәйрәмнән дә читтә калмас дип ышанабыз. Көндәлегебезне төрле мәдәни чараларга баеткан район мәдәният үзәге хезмәткәрләренә олы рәхмәт әйтәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250