Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Өеӊдә компьютер һәм Интернет булса үзеӊ теләгән тамашага әйбәт урынга билетны «эләктереп» булачак

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә минитрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә театраль-тамаша чараларына электрон билет сату системасын тормышка ашыралар.

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында теркәлүчеләр театрларга һәм музейларга электрон билет сатып ала алалар. Моңарчы пилот вариантында җиде мәдәният учреждение чараларына электрон билет сатып алып була иде.
Тиздән, система сафка бастырылгач, 15 мәдәният учреждениесе үткәргән чараларга 100 процент билетларны электрон система аша алып булачак. Димәк, Балтачтан чыкмыйча гына үзеӊ теләгән тамашага әйбәт урынга билетны «эләктереп» булачак. Көтәбез…
Фото: http://www.liveinternet.ru/users/3620784/post261433827/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250