Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды.

Бүген Татарстан Милли китапханәсендә «Ел китабы-2013» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен атадылар.

Бәйгегә 219 китап тәкъдим ителгән булган. 47се - татарча проза, 29ы - татарча шигъри җыентыклар, 46 балалар китабы, 49ы - рус телендә бастырылган матур әдәбият, 48е - публицистика һәм фәнни-популяр әсәрләр (шуларның 22се татарча, 26сы русча). Иң укыла торган китаплар исемлеге Татарстанның 1541 муниципаль китапханәсе биргән мәгълүматларга карап төзелгән.
«Татарча проза»
1 урын: Зифа Кадыйрова «Бәхеткә юл кайдан?»
2 урын: Нәбирә Гыйматдинова «Үзем генә беләм...»
3 урын: Гөлсинә Галимуллина «Күгәрчен оя корганда»
Кызыксындыру бүләге: Факил Сафин «Гөлҗиһан»
«Татарча поэзия»
1 урын: Габдулла Тукай «Актык тамчы яшь» (төзүчесе Ленар Шәех)
2 урын: Кол Гали «Кыйссаи Йосыф»
3 урын: Флера Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә»
Кызыксындыру бүләге: Ләис Зөлкарнәй «Мәңгелектән исә җил»
«Татарча балалар китабы»
1 урын: Хәкимҗан Халиков «Сакчы күркә»
2 урын: Нур Әхмәдев «Мырауҗанның туган көне»
3 урын: Шәүкәт Галиев «Шәвәли Маҗаралары»
Кызыксындыру бүләге: Алмаз Гыймадиев «Телефонлы кәҗә»
«Рус телендә бастырылган матур әдәбият»
1 урын: Зөфәр Фаткудинов «Бегущий от ада или господин уголовник»
2 урын: «Кот воркот, Котофей Котофеевич - Мырау Батыр» (төзүчесе - Люция Гыйззәтуллина)
3 урын: Әлфия Ситдыйкова һәм Вера Хәмидуллина «Радуга Сабантуя - Сабантуй балкышы»
Кызыксындыру бүләге: Альбина Абсалямова «Живая вода»
«Татар телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»
1 урын: «Татар китабы» (төзүчеләре Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев)
2 урын: Равил Фәхретдинов «Татар тарихы»
3 урын: Әнвәр Хәйри «Әхмәд ибн Фадланның 921-922 нче елларда Болгар дәүләтенә сәяхәте вакытында язылган хикәяте»
«Рус телендә публицистика и фәнни-популяр әдәбият»
1 урын: «История татар с древнейших времен»
2 урын: Булат Хәмидуллин һәм Лилия Мөхәммәдиева «Гази Загитов, Григорий Булатов - знаменосцы Великой Победы».
3 урын: «Татарстан из века в век»
Чыганак: Матбугат.ру
Фото: http://downloadarchives2166.weebly.com/blog/byehyetkye-yul-kajdan-zifa-kadyijrova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250