Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ел китабы–2015» конкурсына йомгак ясалды

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы-2015» конкурсына йомгак ясады.

Татарстан нәшриятларында 2014 нче елда дөнья күргән, 2015 нче ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республикабызның 1526 китапханәсе катнашты.
«Чәчмә әсәрләр» номинациясендә:
1 нче урын Роза Хәбибуллинаның «Мулла килене»;
2 нче урын Рәмзия Габделхакованың «Нишләттегез Гөлкәйне?!»;
3 нче урын Гомәр Бәшировның «Туган ягым - яшел бишек» китапларына бирелде.
«Тезмә әсәрләр» номинациясендә:
1 нче урынны Муса Җәлилнең «Сайланма әсәрләр» (төзүчесе - Ленар Шәех);
2 урынны Роберт Миңнуллинның «Мыек астыннан гына...»;
3 урынны Газинур Моратның «Кош хокукы» китаплары алды.

«Балалар әдәбияты» номинациясендә:
1 нче урынга Айгөл Әхмәтгалиеванең «Мин гашыйк булдым»;
2 нче урынга Әлфис Гаязовның «Мин бәләкәй бит әле!»;
3 нче урынга Мөҗәһитнең «Баллы җәй» китаплары чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250