Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эльвира туган авылын сагына (видео)

Райондашыбыз Эльвира Ибраһимова башкаруында Галимҗан Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигыре беркемне дә битараф калдыра алмый.

Эльвира Ибраһимова бүгенге көндә "Иман" радиосы мөдире булып эшли. Таузар иле авылында туып-үскән, заманында Балтач гимназиясендә эшләгән Эльвира Балтачка еш кунакка кайта. Концертларга якташыбыз башкаруындагы шигырьләрне тыңлап кем генә хозурланмый икән. Гади, тыйнак һәм ягымлы Эльвираның үзенә генә хас тавышы күңелләргә үтеп керә, уйланырга мәҗбүр итә. Сәхнәдә үз-үзен тотышы бер сокландырса, сәгатьләр буе яттан шигырь сөйләү сәләте тагын бер кат гаҗәпләндерә.

Райондашыбыз Эльвира Ибраһимова башкаруында Галимҗан Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигырен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Рәхим итеп тыңлагыз, күңелегездә генә булса да, туган авылларыгызга сез дә хат языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250