Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Эше яхшы, йөзе якты хат ташучы Рәсимәбезнең

Интернет заманында яшәсәк тә хат ташучы һөнәре үз актуальлеген югалтмый. Аны һәр йортта көтеп алалар. Авылдашыбыз Рәсимә Йосыпова - менә шундый көтеп алынучы һөнәр ияләренең берсе.

Кайчан гына очрамасын, Рәсимәнең бер генә дә тик торганын күргәнебез юк, ул һәрвакыт хәрәкәттә. Аның вазыйфасына газета-журнал, пенсия, хат, субсидия, төрле коммуналь хезмәтләргә квитанцияләр тарату керә. Шуңа өстәп тагын газета-журналларга да яздыру планын үтисе дә бар. Кайбер көннәрдә аңа авыл урамын икешәр тапкыр урарга туры килә: төшкә кадәр пенсия тарату белән шөгыльләнсә, төштән соң почта өләшүгә керешә. Моннан тыш, бүгенге хат ташучылар көндәлек кирәк-яракларны: чәй, макарон, ярмалар һәм башкасын да өйгә кадәр китереп бирәләр. Кыскасы, "тавык та чүпләп бетерә алмаслык" эш башкаралар.
Хат ташучыбыз Рәсимәне һәрвакыт ачык йөзле, ярдәмчел, кешелекле, кирәклесен һәрчак ачык, аңлаешлы итеп аңлатып биргәне өчен бик хөрмәт итәбез. Башкарган хезмәте мактауга лаек булган кебек, гаилә тормышы да күпләргә үрнәк. Тормыш иптәше Нургаян белән тату гына яшәп, бер кыз, бер ул үстерделәр, бүген дә матур гына һәркемгә үрнәк булып, гомер итәләр. Без аңа җиңел булмаган хезмәтендә зур уңышлар, гаилә тигезлеге, саулык-сәламәтлек телибез.

Резеда Низамова,
Шода авылы.
Фото: http://bryansk-stroka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250