Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Факелда яшь фотографлар һәм рәссамнар ачыкланды

"Факел" клубында укучылар арасында игълан ителгән туган якка багышланган фото һәм рәсем конкурсына йомгак ясадылар.

Конкурска эшләр бик күп килгән, эшләрнең һәрберсе үзенчәлекле булганга араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу да жюри өчен бик авыр булды. Олылар эшләргә нәтиҗә ясаган арада балалар күмәкләп кәгазьгә рәсем төшерде. Соңыннан эшләрен кунаклар алдында яклады. Шулай ук балалар пумала кулланмыйча гына кулларын төрле төсләргә манып, рәсемнәр ясап та шаккатырдылар.

Менә алар җиңүчеләр: фотолар буенча беренче урында Балтачтан Рамазан Газизуллин, Индира Николаева(Югары Субаш), Нөнәгәрдән Гөлүзә Гарипова, икенчедә - Камилә Сафиуллина(Яңгул), Ләйлә Каюмова(Балтач), Рәзилә Гиматдинова(Смәел), өченчедә Ризәлә Камалиева(Югары Субаш), Ислам Гатауллин(Бөрбаш) һәм Алсинә Гыйбадуллина (Пыжмара).

Рәсем буенча беренчелек Инсаф Сәләхов, Зәлия Нәбиева, Алинә Әхәтовада. Икенче урынга Диләрә Сәләхова, Алмаз Галимуллин, Земфира Бариева, өченчегә Әмир Бариев, Ислам Нәбиев, Ясминә Хәйретдинова лаек булды.

Чарадан балалар да, әти-әниләр дә бик канәгать калды. Соңгы араларда "Факел" клубы җанланып эшли башлады. Монда җитәкче Азат Зәкиевның һәм төрледән-төрле чаралар белән укучыларны клуб эшчәнлегенә тарта алган Әдилә Гарипованың өлеше бик зур. Без аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез. "Факел" утлары һәрчак якты янсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250