Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фатыйма - татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчесе

22 нче апрель көнне Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасы уздырылды.

Олимпиада "2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештырыла.
Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган.
Олимпиаданың беренче туры читтән торып, КФУ сайтында интернет-тест формасында, узган елның 7-21 декабрендә уздырылды. Быелгы олимпиадада Россиянең 37 төбәгеннән һәм 12 чит илдән 12 меңләп кеше катнашкан.


Сайлап алу турында иң күп балл җыйган 500 кеше 19-22 апрель көннәренә бәйгенең Казандагы йомгаклау этабына чакыру алды.
Халыкара олимпиаданың финалы 2 этаптан гыйбарәт: татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәүне күз алдында тоткан интеллектуаль һәм үзләренең тәҗрибәләрен, казанышлары белән уртаклашуга, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрен тәкъдим итүгә корылган иҗади өлешләрдән.


Катнашучыларның эшләренә, чыгышларына КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Мәгарифне үстерү институты мөгаллимнәре, белгечләреннән торган дәрәҗәле жюри бәяләгән.


Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән. Аерым алганда, аларга Казан буенча экскурсия оештырылган, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр күрсәтелгән. Моннан тыш, олимпиадага килгән укучылар "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә дә катнашканнар.


Безнең районнан әлеге чарада Балтач мәктәбе һәм гимназиясеннән Леонтьев Андрей, Габделганиева Ильсинә, Газизуллина Динә, Низамова Мәликә, Сәгыйтова Гүзәл, Насырова Фатыйма катнашты. Балтач мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Насырова Фатыйма (укытучысы Гүзәлия Хәйретдинова) «Г. Тукай иҗатын иң яхшы белүче» номинациясендә җиңүче булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250