Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фидаил җырчы һөнәрен сарыкка алыштырган

Аның тавышын башта кемнәрнеке белән генә чагыштырмадылар. Ләкин ул бер сүзгә дә игътибар итмичә, татар сәхнәсендә үз урынын булдырды. Нөнәгәр авылы егете Фидаил Зариповның тормышында нинди яңалыклар барлыгын үзеннән сорыйк әле. Алар аз булганга ошап тормый.

- Фидаил, яңа концерт сезонына әзерләнеп йөрисең икән. Ул беренчесеннән аерылачакмы? Тамашачыларны нинди яңалык яки сюрпризлар белән шаккаттырмакчы буласың?
- Әйе, Аллаһы боерса чираттагы сольный концертымны үткәрәсем килә. Анда яңа иҗат җимешләрем, "Рәвешләр"дән кызык, юморлы номерлар, татар халык җырлары һәм тәрбияви, күңелгә үтә торган җырлар булачак. Концертны Айдар Галиәскаров әзерли һәм ул театральләшкән төстә барачак.

- Бары бер җырыңа гына клип төшердең. Башка җырларыңа төшерү теләге дә юкмы? Әллә бу финанс ягыннан күп чыгым сорый торган эшме?
- Бик төшерәсе килә, хыяллар да күп. Ләкин барысы да финанс мәсьәләсенә килеп төртелә, иганәчеләр чыкмасмы икән дип өметләнәм (көлә). "Әтием юкәләре", "Ятим бала сагышы" кебек жырларыма сценарийлар да бар инде. Җае чыгу белән клибын да төшерербез.

- Күптән түгел синең катнашыңдагы "Җәза" фильмы күрсәтелде. Каян килеп кердең син анда?
- Кинога күптәнге дустым Фәнис Камал чакырды. Дөресен әйткәндә аңа минем "Тыңла йөрәгемне" җыры бик ошый. Клипта төшүемне дә бик хуплады. Шуннан ул мине кинога чакырды. Башта мин анда җырчы ролендә (Булат Җиһаншин уйный ул ролне) уйнарга тиеш идем, ләкин билгеле бер сәбәпләр аркасында ул рольдә мин уйнамадым. "Җәза" шактый катлаулы жанрдагы психологик драма. Анда ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәт темасы күтәрелә. Тамашачы "җиңел" фильмнарга ияләште, "Җәза"ны карау күпләрнең тормышка карашын үзгәртер дип уйлыйм. Бу фильмның тагын бер үзенчәлеге шунда ки, аның музыкаль бизәлеше уникаль, барлык көйләр дә махсус язылды һәм моңарчы беркайда да яңгырамаган. «Җәза» фильмы бик тиздән яңадан районыбызның мәдәният үзәге экранында күрсәтеләчәк. Тамашачыларны көтеп калабыз.

Аллаһы боерса алда тагын кинога төшү көтелә, ләкин ниндидә икәне әлегә сер булып калсын. "Мәхмүт фильм" белән аралар өзелмәсен, Фәнис дустым яңадан-яңа кинолар төшереп торсын.

- Иҗат дөньясыннан бөтенләй читкә тайпылып, сарык үрчетә башлагансың дип ишеттек, бу дөрес сүзләрме?
- Каян халык барысын да белеп тора соң?(көлә) Әйе, язлыкта "Романовский" токымлы сарыклар алып кайткан идек. Асырау өчен түгел, үрчетеп сату өчен генә дип. Шуның берсеннән әтиемнең 70 яшьлек юбилеена шашлык ясадык. Дуслар белән учакта хашлама, пылау пешереп ашадык, бик ошады, тәме дә бик тәмле. Аннан бит сарык итеннән ис килә диләр, ә бу токымнан килми. Сыйфаты бик әйбәт, шуңа да үзебез дә үрчетеп карарга булдык. Аннан бит ырым да бар, татар гаиләсендә сарык хайваны булырга тиеш дигән.

- Фидаил Зариповның үз фазендасы да бар хәзер диләр, артык баеп киттеңме соң? Безгә дә сөйләп үтче.
- Фазенда дип фазенда түгел ул. Авылыбызның иң матур урынында урнашкан умарта бакчасы иде. Бүгенге көндә бал кортлары юк. Шулай да бакча бик матур, алмагачлары бик күп. Шушы бакчаны яшәртү, саклап калу йөзеннән алынган эш иде бу. Фазендамы, алмагач бакчасы булып калырмы киләчәк күрсәтер. Планнар бар Аллаһы боерса эшкә ашырырга язсын!
Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова.
Фото: http://miragro.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250