Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"ФИКЕРДӘШ"ТӘГЕ КҮҢЕЛЛЕ ОЧРАШУ

Бәйрәмчә матур итеп киенгән, йөзләрендә шатлыклы елмаю бөркелгән егет-кызлар "Фикердәш" клубында очраштылар. Быел аның оешканына 9 ел.

Шул вакыт эчендә без бик күп, күңелле,истә калырлык чаралар уздырдык. Ай-еллар сизелмичә үтсә дә, шушы клубның матур гына эшләп килүе үзе бер сөенеч.
Күптән түгел без бергәләп "Ял" кафесына җыелып Иске яңа ел бәйрәмен бик күңелле үткәрдек. Бизәлгән, күркәм залда биредә эшләүче оста пешерүчеләр мул табын корганнар иде.Бәйрәмебезгә ямь өстәп, Саба районының Шекше авылы мәдәният йорты директоры Ләйсән Хисматова оештырып алып килгән үзешчән артистлар матур концерт куеп, бәйрәм белән котлап китүләрен бик яраттык.Килгән кунакларны озатканнан соң, яраткан җырчыбыз Эльмир Галиев изге теләкләр аша матур җырларын җырлап, һәрберебезнең күңелен күтәреп, җыр-биюләр белән бәйрәм кичәсен алып барды.
Арабызда талантлы кешеләребез дә бар. Балтач кызы Рәзинә Төхфәтуллина үзе иҗат иткән рэп җырын дусларына багышлап җырлагач, аны җылы алкышлар белән кабул иттек. Кече Лызи авылыннан килгән ирле-хатынлы Галина Петрова белән Ренат Кәлимуллинның чыгышлары да һәркемнең күңеленә хуш килде. Гаҗәеп сәләтле кешеләрнең иҗатларын карау үзенә күрә бу бәйрәмгә бер нур сибеп, күңелләрдә соклану хисләре калдырды. Кыскасы, көне буе гөрләп торган бәйрәмнән һәркем күңелле генә ял итеп, җанына шифа алып, җылы, рәхәт аралашудан сөенеп, яңа елның лотерея бүләгенә ия булып, өйләренә таралды.
"Фикердәш" клубының җитәкчесе Чулпан Габделганиева
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250