Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фәрештәләр барын аңладым

Фәрештәләр барын аңладым Галәм колачына исем китеп Күк йөзенә таба текәлдем. Бәгырь түрләреннән иңрәп чыкты Догаларым, изге теләгем. Чайпалмаска, түгелмәскә өндәп Тыя төштем хисләр давылын. Сизгер күңел биге ачылганда Ишеттем мин җилләр тавышын. Якларга да, сакларга да сине Кодрәте зур чиксез галәмнең. Бу тын төндә япа-ялгыз калып Ай нурында оеп...

Фәрештәләр барын аңладым


Галәм колачына исем китеп
Күк йөзенә таба текәлдем.
Бәгырь түрләреннән иңрәп чыкты
Догаларым, изге теләгем.

Чайпалмаска, түгелмәскә өндәп
Тыя төштем хисләр давылын.
Сизгер күңел биге ачылганда
Ишеттем мин җилләр тавышын.

Якларга да, сакларга да сине
Кодрәте зур чиксез галәмнең.
Бу тын төндә япа-ялгыз калып
Ай нурында оеп тибрәлдем.

Авыр уйлар басып китәлмады,
Юкка чыкты рәнҗеш-үкенеч.
Таң алдыннан күккә ялварулар -
Иманлы зат өчен фарыз эш.

Күккә сузган куллар аша иңде,
Гаҗәеп бер тылсым ташкыны.
Рухи халәтемне савыктырып,
Күзләремнән әче яшь койды.

Могҗизалы галәм киңлегендә
Көчләр серен ача алмадым.
Әмма ләкин, мәңге уяу булган
Фәрештәләр барын аңладым.

Язын тагын чәчәк атарбыз

Матур киләчәкне көтә-көтә
Шыпырт кына узып бара гомер.
Әле ярый хатирәләр белән
Яшьлек хозурына кайта күңел.

Иләсләнеп ярлар сөйгән идек,
Дөрли-дөрли утта көйгән идек.
Ак якалы ситсы күлмәкләрне
Аның өчен генә кигән идек.

Җаннан тамган газиз балаларга
Бар яхшыны бүлеп биргән идек.
Бөтен яктан үрнәк булыр өчен
Күндәм башны түбән игән идек.

Тормышларның төрле чагы булды,
Күп вакытта кыен ашатты.
Заманага яраклашыйк диеп
Ничә тапкыр иман яңарттык.

Берәүләрнең сукыр бәхетеннән
Дуслары да хәтта көнләшә.
Кемнең исә борчу-сагышлары
Ияреп атлый һаман янәшә.

Бар ышаныч акланмады диеп
Талчыктырмыйк әле йөрәкне.
Рухи яктан чыдам булган затлар
Олайгач та көчле, кодрәтле.

Көзен яфрак койган агачлар күк
Язын тагын чәчәк атарбыз.
Өметебез әле киселмәгән -
Яшәү дәрте белән янарбыз.
Еллар арты еллар санарбыз,
Гөлләр булып җиргә тамарбыз.

Моңлы бала

Моңлы бала нинди була
Дип сорарга кыймадым.
Тавышыңа әсир булып
Мин җырыңны тыңладым.

Түгеләдер серле моңнар
Бәгырьнең иң түреннән.
Синең хисләр дулкынында
Борчулар да сүрелгән.

Хыялый якты дөньяга
Ияртеп үзең белән,
Моңнарын да сугарасың -
Сәләтең безгә бүләк.

Моңлы бала безнең хакка
Түгә йөрәк: хисләрен,
һич сулары саекмасын,
Шушы көмеш чишмәнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250