Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Фәридә Шакирова: “Тукай маяк булсын гомергә!”

Тукай сүзен догаларга тиңләп, Гасыр кичкән батыр халкым бар. Рухи азык тапкан милләтемнең Киләчәккә җиккән аты бар. Кизәнсеннәр, телне кыскартыйк, дип, Үги бала кебек кимсетеп. Тел ачкычы биргән илаһыбыз Безне яратмаган ким итеп. Тукаебыз акыл көчен җиккән Танытырга татар милләтен. Ачып биргән үлмәс иҗатында Ана теленең чиксез кодрәтен. Бөтен гомере...

Тукай сүзен догаларга тиңләп,
Гасыр кичкән батыр халкым бар.
Рухи азык тапкан милләтемнең
Киләчәккә җиккән аты бар.

Кизәнсеннәр, телне кыскартыйк, дип,
Үги бала кебек кимсетеп.
Тел ачкычы биргән илаһыбыз
Безне яратмаган ким итеп.

Тукаебыз акыл көчен җиккән
Танытырга татар милләтен.
Ачып биргән үлмәс иҗатында
Ана теленең чиксез кодрәтен.

Бөтен гомере аның батырлык бит
Наданлыкны җиңү юлында.
Вөҗдансызга әрнеп, өзгәләнеп,
Сагыш саркый садә моңында.

Пакьлау өчен дөнья бозыклыгын
Кызганмаган йөрәк җегәрен.
Кыйбла табар өчен бу тормышта
Искә алыйк даһи сүзләрен.

Газиз халкын яратканга күрә
Иҗтиһатка өндәп, ялыккан.
Гомере шәмдәй сүнеп барганда да
Илһам нуры белән яктырткан.

Рухи хәзинәне барлаганда
Күңел Тукай белән тоташа.
Аның тапкыр, зирәк фикерләре
Чәчәк ата уяу аң аша.

Кул тотышып алга барыр өчен
Чакырган ул безне гыйлемгә.
Мәгърифәткә юл ачылыр, дигән,
Аманәте сеңгән бу җиргә!

Милләт өчен җанын фида кылган,
Тукай маяк булсын гомергә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250