Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гаиләм –тормыш мәгънәм

Бу дөньяда ялгыз яшәү мөмкин түгел, Һәрвакытта тиң ярыңны эзли күңел. Иргә - хатын, хатынга - ир һәм балалар. Табалмаса, һич югында бар туганнар. Үз ярымны мин дә таптым, күптән инде, Парсыз йөргән чаклар күптән үткән инде. Кулны-кулга тотынышып, гел янәшә, Тату гаилә булып тулы гомер итәм инде. Йолдыз кебек...

Бу дөньяда ялгыз яшәү мөмкин түгел,
Һәрвакытта тиң ярыңны эзли күңел.
Иргә - хатын, хатынга - ир һәм балалар.
Табалмаса, һич югында бар туганнар.

Үз ярымны мин дә таптым, күптән инде,
Парсыз йөргән чаклар күптән үткән инде.
Кулны-кулга тотынышып, гел янәшә,
Тату гаилә булып тулы гомер итәм инде.

Йолдыз кебек янып тора балаларым,
Киләчәгем, икесе дә күз нурларым.
Берсен алып, берсен куя торган түгел.
Берсе апа, икенчесе кече - сеңел.

Олы кызым, Диләрәм дә үсте инде,
Мәктәпләргә укырга да керде инде.
Киләчәктә кем булырга теләр - уйлар,
Шик-шөбһәләр хәзердән үк төште инде.

Кече кызым, Зилә хәзер 4 яшендә.
Тик әлегә килешәсе килми бер дә.
"Әни, җаным, бер үсәсе килми минем!
Бәби булып калыйм!" - диеп тетә генә.

Шулай җайлап, матур итеп гомер үтә.
Картлык җитәр, күңел аны аңлый, көтә.
Сөенмәгез! Бер малайны тудырырлык,
Үстерерлек дәрман миндә әле җитә!

Фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250