Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗатыннан

Сәер шигырьләр

Шигырь һәм заман
Күптән инде шигырь язганым юк -
Кемгә кирәк бүген шигырең.
Шигырь язучылар бүген инде
Миннән башка да бит шыгырым.
Шигырь язмыйм, шигырь укыйм хәзер,
Укыйм башкаларның язганын -
Нигә әле башым кашый-кашый
Шигырь язам, диеп казганыйм?!
Башкаларның язганнарын укып
Ләззәт табам бүген җаныма,
Башкаларның күңел гамен җыеп
Акыл туплыйм күңел җамыма.
Заманы да шундый аның хәзер -
Аңлап булмый торган катлаулы,
Эшләүчеләр түгел, эшләгәнне
Йотып баручылар мактаулы.
Дөрес, инде алар арасына
Соңга калдым ахыры, кералмам,
Бер өметсез бары шайтан гына -
Ә калганын белә бер Аллам.
Таһир-Зөһрә
Җиргә туган һәр Зөһрәнең
Табыла үз Таһиры -
Шулай булгач булаламы
Бу дөньяның ахыры?!
Нигә әле миңа карап
Мыскыллап көләсең, ә?
Ахырзаман дип сөйлисең -
Ышанмыйм киләсенә!
Туып торыр мәңге шулай
Зөһрәләр вә Таһирлар,
Ахырзаман дигәннәргә
Ышанмагыз, бахырла
Унсигездә
Яшьлегеңнән аерылсаң
Яшәү кыен, диделәр,
Колак салдым шушы сүзгә -
Белми әйтмәс изгеләр.
Унсигездә әле һаман
Җаным, тәнем - барлыгым,
Зарланмыйм да, сыктамыйм да,
Сизмим дөнья тарлыгын.
Дәртләндереп ата таңнар,
Ымсындыра кичләрем,
Ташып тора күңелемнән
Керсез яшьлек хисләрем.
һәр чибәргә гашыйк булам,
Сабый күрсәм елмаям,
Гел игелек, гел могъҗиза
Көтеп яшим дөньядан.
Яшәүләрнең матурлыгын
Күбрәк аңлыйм көн саен,
Шуңа өнди, шуңа тарта
Унсигез яшьлек чагым.
Яшьлегемнән мәңге китмәм -
Мин һаман унсигездә,
Унсигездән аерылмагыз -
Киңәшем шушы Сезгә!
Фото: http://www.azatliq.org/content/article/24396701.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250