Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гимназия укучылары яза

Тиздән Әниләр көне җитә. Без, Балтач гимназиясенең 6 сыйныф укучылары татар теле дәресендә бу көнгә багышлап шигырьләр яздык. Аларны сезгә дә җибәрәбез.

Яратам әниемне, бердәнбер булганга!
Яратам әниемне мин көлеп торганда.
Күзләре йолдыз сыман балкып торганда.
Йомшак тавышы белән миңа дәшкәндә,
Йөрәгемә рәхәт була аны күргәндә.
Федоров Илназ

Ана назы
Тугыз ай - йөрәк астында,
Аннан - аяк басканчы.
Көн-төн күтәреп йөргәнсез,
Кул башыгыз талганчы.
Әз генә дә уфтанмыйча,
Еласак та сөйгәнсез.
Йокларга яткызган саен,
Жырлар да көйләгәнсез.
Үсмер чакка җитсәк тә без,
Сезнең өчен гел - сабый.
"Әни" сүзе бит - олы сүз,
Сезсез дөнья да бармый .
"Әни көне"нә, кызганыч,
Елга бер көн бирелгән.
Шунысы шатлык: бәхеткә без,
Һәрбер көндә төренгән.
Бүген сезгә теләкләрнең,
Ин изгесен телибез.
Сездә булган сыйфатларның,
Күбесен шул күрмибез!
Әни булу - зур дәрәҗә,
Тиздән без дә булырбыз.
Назлы сабыйлар үстереп,
Бәхеткә без чумарбыз.
Хәерова Гайшә

Әни!
Әни дигән иң олы сүз
Яңгырый һәр җирдә!
Әни дигәниң бөек сүз
Бик якын йөрәккә!
Әни дигән изге сүзне
Син бер дә таплама,
Әни әйткән олы сүзне
Җиргә салып таптама.
Минем әни сөйкемле,
Әйткән сүзе үтемле,
Кылган эше хөрмәтле,
Һәммәбезгә кирәкле.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен,
Иң матур әни икәнен
Үзе дә белеп торсын.
Галимова Фәнүзә

Рәхмәт сина, әнием!
Әни- бу сүз йөрәкләрдән бәреп чыгып, җир йөзенең иң кадерле кешесен искә төшерә. Чыннан да, "Ана" сүзе иң бөек сүз бит ул дигән уй керә күңелгә. Ул гына безне тугыз ай буе карынында йөртә, ярата, сөя! Кояш җылысы сыман җылыта, йолдыз нуры сыман юлыбызны яктырта. Кирәк чакта киңәшсез калдырмас, гел булышыр, сине күңелсезләндермәс.

Тормышыма мәгънә биреп яшисең, Әнием,
Авыр чакта син генә уемда,
Әнкәем! Рәхмәт сина, мең-мең рәхмәт әйтәм!
Сәламәтлек, бәхет, озын тормыш теләп,
Миннән сиңа булсын шушы олы бүләк!
Нәбиева Динара


Фото: http://www.calend.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250