Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлҗифар Зәкиева: “Кодагыем каклаган каз, казылык... китереп куйды”

Кызыл күлмәгемне киеп, Карамалыга кунакка киттем. Кодагыем күптән кыстыйдырые. Кичкәрәк калынды калынуын, караңгыланып килә, куркыта.

Канатларын кага-кага карамада каргалар каркылдый. Кайдадыр күке кычкыра. Киләчәкне кыскарта кабәхәт күке. Курка-курка, керт-керт киттем. Карасам, каршыма көчкә кыймылдап, кәкерәйгән карт килә. Кечкенәрәк кара кәләпүш кигән, коңгырт киез каталардан. Килгәнен көттем, күрештек, киттем карана-карана. Көчкә килеп кердем Карамалыга. Кодагыем каршылады, күптән көткән. Кочаклашып күрештек, куаныштык, көлештек. Күңелләр күтәрелеп китте. Кодагыем кызлар кебек: күркәм, кап-кара күзле, кыйгач кашлы, килешле күлмәк киеп куйган, кинәнәм карап. Коеп куйган кәртинкә! Күзләр кага күрмәсен! Күптәнге кибетче кодагыем. Кодага килсәк, күзгә күренеп картайган. Корк-корк килә, көчкә кыштыр-кыштыр килеп, казларны каралты-курага кертә китте. Казлары күп кырыклап күренә. Караңгы көзгә күп калмады, каңгылдашып калсыннар.

Килеп керүгә кода-кодагый каршыма каклаган каз, казылык, күзикмәк, катык, каймак, коймак китерделәр, кагы, кызыл карлыган, кура кайнатмалары да калмады - кыстый-кыстый күңелемне күрделәр. Куанганымны күрсәгез, кызган күмәч кебек кызардым. Кодагый куна калырга кыстады, каршы килдем, калмадым.

- Күпкә китсә, кунакның кадере китә. Килешмәс, кайтырга кирәк. Киләчәктә күрешербез, кодагый! Кышын коданы култыклап кил, көтеп калабыз!
Көзге караңгы кичтә киттем кайтып. Кодагыем калды кайгырып.


Гөлҗифар Зәкиева
Түбән Субаш авылы.

Фото: antiloh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250