Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназ сәяхәттән кайткан

Бүген сүзебез шундыйларның берсе – Гөлназ Әхмәдиева хакында. Тик тора белмәгән Гөлназ үзен “Глаголица” бәйсез әдәби премиясендә дә сынап карарга булган.

Көшкәтбаш авылы яшьләрен төрледән-төрле чараларда, конкурсларда, бәйгеләрдә, тапшыруларда күреп ияләнеп киләбез инде. Баскан җирдән ут чыгара торган яшьләр үсә биредә. Бүген сүзебез шундыйларның берсе – Гөлназ Әхмәдиева хакында. Тик тора белмәгән Гөлназ үзен “Глаголица” бәйсез әдәби премиясендә дә сынап карарга булган.

“Бу чарада беренче тапкыр катнашуым иде. Биш көн эчендә без иҗади сәләтебезне арттыру өстендә эшләдек, төрледән-төрле мастер-классларда катнаштык, үзебезне төрле юнәлешләрдә сынап карадык. Иҗат һәм язу белән беррәттән, без Казан буенча сәяхәт иттек, үзебез өчен яңа урыннар ачтык, дуслар белән интеллектуаль уеннар уйнадык.

Барысының да шул кадәр төгәл булуын, программаның уйланып төзелгәнен сизәргә авыр түгел иде. Аеруча ошаган моментны да искәртеп үтү мөһим: безне монда жюри әгъзалары тигез күрә иде. Ягъни, аралашу вакытында кырын караш һәм аңлашылмаучанлык килеп чыгып, уңайсыз мохит тудырып тормады. Без анда чын, гади һәм ихлас идек. Биш көнлек файдалы, мавыктыргыч һәм киңкырлы эшчәнлеге белән таң калдырган “Глаголица” бәйсез премиясен оештыручыларга рәхмәтләрем бик зурдан!”, дип сөенече белән уртаклашты Гөлназ.

Иҗат чишмәсе чылтырап аккан гүзәл туташка алга таба да уңышлар гына теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: глаголица әдәби бәйге