Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлназым – күз нурым (Кызыма)

Сокланамын синең түземлеккә, Чыдавыңа авыр газапларга. Каян килде бу чир гөмерлеккә, Дәва табыйм кайсы тарафларда? Алыр идем барлык чирләреңне, Үбәр идем шаян күзләреңне, Назлар идем нәфис йөзләреңне, Сыйпар идем ефәк чәчләреңне. Талчыбыктай гәүдәң сулыкса да, Нәфис аякларың чулыкса да, Исем китә синең сабырлыкка, Рухыңдагы олы батырлыкка. Җан җылыңны һаман бүлешәсең,...

Сокланамын синең түземлеккә,
Чыдавыңа авыр газапларга.
Каян килде бу чир гөмерлеккә,
Дәва табыйм кайсы тарафларда?

Алыр идем барлык чирләреңне,
Үбәр идем шаян күзләреңне,
Назлар идем нәфис йөзләреңне,
Сыйпар идем ефәк чәчләреңне.

Талчыбыктай гәүдәң сулыкса да,
Нәфис аякларың чулыкса да,
Исем китә синең сабырлыкка,
Рухыңдагы олы батырлыкка.

Җан җылыңны һаман бүлешәсең,
Нык булырга мине өйрәтәсең,
Моңаймаска юллар күрсәтәсең,
«Сыгылма әткәй!» дип кисәтәсең.

Бик шук булдың кызым бала чакта,
Зирәк акыл белән сәләтне дә
Бирде сиңа Ходай кызганмыйча.
Тик саулыгың алды сәгатендә…

Утыз яшең тулып килгән яңа айда,
«Җиңеллек бир зинһар син балама,
Алма аны миннән - бу дөньядан!» -
Аллаһымнан сорыйм - кылып сәждә.

Хәлсез тәнең утлар кебек яна,
Йөрәгемнән кайнар каным тама…
Кызым бәгърем! Гөлназкаем минем!!!
Синсез тормыш яме булмас миңа.

* * * * *

Кемнәр каргады соң язмышымны?
Нигә кирәк булды бу газап?
Мин бит артык күпне сорамадым,
Таба алмыйм шуңа бер җавап.

Балам исән булса җитә иде,
Утырса ул өйнең түрендә.
Кызым китте... өзеп бәгырьләрне,
Җаным сыкрый көне - төнендә.

Гонаһларым булды - яшермимен,
Артык кырыс булдым тормышта.
Семьям өчен "тотка" була белдем,
Тайпылмыйча читкә - ялгыш та.

Баларым өчен әти булдым -
Балалар дип узды гомерем...
Оныкларым әле янда йөри,
Алар киткәч ни эшләр туземем...

Фото: https://www.youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250