Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлшат Шалаева иҗатыннан

Мин Тукайны күрдем төшемдә. Никтер шелтә белән карады. Син татармы, диеп сорады да Мәгънә белән бармак янады. Син татармы?! Хәзер шушы сорау Тынгы бирми минем күңелгә. Аның кадәр шелтә белдерерлек Милләттән ваз кичкән түгел лә... Ә шулай да, милләт җанлы булып, Мин ул кадәр нәрсә эшләгән? Милләт диеп утка кермәгән...

Мин Тукайны күрдем төшемдә.
Никтер шелтә белән карады.
Син татармы, диеп сорады да
Мәгънә белән бармак янады.
Син татармы?! Хәзер шушы сорау
Тынгы бирми минем күңелгә.
Аның кадәр шелтә белдерерлек
Милләттән ваз кичкән түгел лә...
Ә шулай да, милләт җанлы булып,
Мин ул кадәр нәрсә эшләгән?
Милләт диеп утка кермәгән мин,
Милләт диеп суга төшмәгән...
Татар телен камил беләм кебек,
Белсәм дә мин, яшереп ни мәгънә:
Йомыш төшсә, гаризаны сырлыйм
Рус телендә татар түрәгә.
Тукай бөек, Тукай - шагыйрь диеп
Мактанырга хәзер без оста.
Аның эшен дәвам итәр өчен
Нишләдек соң әле тормышта?!
Мин Тукайны күрдем төшемдә...


***
Шигырь язам дигән булып,
Кәгазь буяп менә утырам.
Юк, Тукаем, синең хакта
Язарга мин, ахры, тотынмам.
Җөмләләрем үтә гади чыга,
Матур сүзләр каян табасы?
Синең хакта, ничек җөрьәт итеп,
Шигырь кадәр шигырь язасы?!
Оста барда кулың тый, дигәннәр,
Тукай булган җирдә телең тый!
Сиңа тиңләшерлек шагыйрьләрнең
Булганы юк әле йөз бакый.
Мөхәммәткә пәйгамбәрлек биргән,
Шигърияткә иңдергән сине.
Син - Аллаһтан шагыйрь, калебемдә
Синең шигырьләрең тәэсире.
Рухың рәнҗемәсен миңа, Тукай,
Язмам булсын догам, сәламем.
Миннән барыбер синдәй шагыйр чыкмас,
Яхшы чакта куям каләмем.


Хатирә.


Бабам Исламов Җәңгәрәй Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әтисе сугышка киткәндә, алты яше тулып калган әнием истәлеккә фотосурәте дә калмаган әтисенең йөзен хәтерләми. Бары күңелендә бер хатирә саклана.

Басу юлы,
Атның арбасы...
Ерак әле, ерак барасы.
Җил кабарткан аксыл күлмәген,
Ә йөзен мин аның күрмәдем.
Хәтерләмим, кая барышы?
Ишетәм тик моңлы тавышын.
Басу юлы
Озын, сикертмә.
Арба дыңгырдатып сикертә,
Чәчләрен җил уйнап селкетә,
Калтырап чыга моңлы тавышы...
Хәтерләмим, кая барышы.
Басу юлы,
Атның арбасы...
Әткәй, әткәй,
Борылып карачы.
Хәтерләмим төсең, төсмерең.
Калмаган бит хәтта рәсемең.
Колакта тик моңлы тавышың.
Хәтерләмим, кая барашың.
Гомер юлы,
Тормыш арбасы...
Барасы да әле барасы.
Мин сугышның ятим баласы.
Алда әле язмыш кагасы,
Әтилегә кызыгып каласы,
Күздән канлы яшьләр тамасы...
Басу юлы,
Аты, арбасы...
Ерак әле, ерак барасы.
Тизрәк килә барып җитәсе,
Арбасыннан сикереп төшәсе,
Каршысына йөгереп чыгасы,
Әтием дип, кулны сузасы...
Тик туктамый, кая барышы?
Ишетелә моңлы тавышы...
Гомер юлы,
Тормыш арбасы...
Ерак калмый инде барасы.
Хәйран инде юллар үтелгән,
Күпкә олы бүген мин синнән.
Син, әтием, һаман яшь әле
Җилгә сибелә көрән чәчләрең,
Калтырап чыга моңлы тавышың,
Хәтерләмим, кая барышың...
Балачакның рәхәт мизгеле
Күңелемдә һаман яңара:
Әти белән барам арбада.
Әтиемнән калды бары шул:
Әти җыры, арба, озын юл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250