Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гөлшат СӘЛӘХОВА иҗатыннан

Райондашларыбыз иҗаты

Авыр...
Дөнья иркен, дөнья киң,
Теләсә кайда гөрлә.
Ә мин менә ялгызым,
Мин эчтән генә көям.
Йөрәк дигән кошчыгым,
Күкрәк дигән читлектә,
Ярсып-ярсып кабына,
Пыскый-пыскый да, сүнә.
Һава җитми, бугазда
Ниндидер төен тора.
Суларга ирек бирми,
"Бетерәм", - диеп буа.
Намус дигән "тамаша",
Һискә каршы куела.
Ялгышканчы мәслихәт
Тик акыл белән уйлау.
Ярдәм сорар җирем юк,
Үзем сайлаган зиндан.
Сабырлык дип сорыймын,
Ялварамын ходайдан.
Энә булып чәнчелә,
Кадак кебек кагыла,
Пычак белән суела,
Яра өстендә яра...
Бер бөтен җире дә юк,
Телгәләнеп бетелгән.
Дәваларга чамам юк,
Мин бетәм, кибәм, сүнәм.
Тешне кысып елмаям,
Кычкырсагыз да көләм.
Хәтта шушы минутта
Мин өстен була беләм.
Сезгә миннән амәнәт:
Гел бәхетле булыгыз!
Дошманнарга үч итеп,
Йолдыз булып балкыгыз!!!
Бәхетем син.
Йөрәгемдә хисләр якты,
Без бергә булсак кына.
Гомерлек яр итәм сине,
Гел янда булсаң гына.
Кулны-кулга тотынышып,
Гел янәшә атлыйбыз.
Ачуланган чакта да мин
Синсез яши алмыймын.
Ходай каршында сүз бирдем,
Сиңа тугры булырга.
Бер кеше дә аера алмас,
Керә алмас арага.
Балаларым өчен әти,
Минем өчен тугры ир.
Мин бәхетле син булганда -
Беркемгә дә бирмимен!!!
* * *
Ни булганын аңлый алмыйм,
Йөрәк "тузан туздыра"...
Я, елыйсы килә башлый,
Я, тотынам җырларга.
Кемнәр батырчылык итте
Тынычлыгым урларга?!
Фото: http://www.stihi.ru/2010/05/17/1874

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250