Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәл Закирова (Гүзәлә) иҗатыннан...

Син, ахры,

Җыр булып.

Сер булып...
Мәңгегә күңлемдә калырсың.
Тик сиңа ишекләр йозактан.
Мин сүзсез.
Мин күзсез.
Тик бер сын.

Бу вакыт
Үзнекен итәдер:
Күкләргә төбәлгән карашта
Син инде ни сөю,
ни назлар
Күрмәссең,
Тоймассың.
Ялгыш та.

Үпкәм юк.
Кулларым күптәннән
Бушады "син" атлы богаудан.
Зар түгел,
Башкача
Моң белән
Сызылып атадыр һәрбер таң.

Күзләрем синдәйне эзләми,
Меңнәрчә затларга текәлеп.
Җырларың, моңнарың ятламый,
Кулларың капшамый,
Тик әле...

Әле дә.
Бүген дә.
Хәзер үк.
Мин күзсез һәм сүзсез ялгыз сын.
Аңламыйм, әллә син мәңгегә
Чишелмәс сер булып калырсың?..

***

Авыр чакта күңелемне бушатырга

Әл дә ярый моңлы көйләр бар.
Бер сикереп, шашып биер өчен
Әле ярый кызу көйләр бар!

Арган чакта, яллар бирер өчен
Бер талгын көй җитә күңлемә.
Музыка - җан. Аның ноталары
Җылы нурлар булып түгелә.

Кирәк чакта тәнкыйтендә тота,
Назлап сөя кирәк булганда...
Яшьлегемнең һәрбер минутында
Тик музыка булсын янымда!

Дөньясының рәшә - хисләреннән
Йөзем чөереп, моңны кабызам
Ишетмимен сине, аны,
бар дөньясын
Мин җиденче катта.

Гипнозда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250