Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Гүзәлебез “Әдәби мәйдан”ны иңли

26 гыйнвар көнне "Болгар" радиосының "Әдәби мәйдан" тапшыруында Куныр авылы кызы, яшь каләм иясе Гүзәл Закирова кунакта булды.

Мин радионы сирәк тыңлаучылар рәтеннән. Кәеф булганда гына тыңлыйм. Әмма "Болгар" радиосында "Әдәби мәйдан" тапшыруында якташым Гүзәл Закирова чыгыш ясаган көнне бик теләп аның дулкыннарына кушылдым. Бу тапшыру турында очраклы гына белдем, Интернет челтәрендә утырганда Гүзәлнең шәхси битендә белдерүгә тап булдым.
Гүзәлнең чыгышы кичке сәгать унда иде. Бар эшләремне тәмамлап, "Әдәби мәйдан" тапшыруының башланганын көтәм һәм якташым өчен зур горурлык хисләре кичерәм. Молодец та инде Гүзәл. Яшь булуына да карамастан, инде горурланып сөйләрлек уңышлары бар. Мәктәптә укыганда ук тырышлыгы, максатчанлыгы белән аерылып торды ул. Шул чакта ук авыл, район сәхнәләрен яуларга өлгерде, күрше Малмыж районында үткәрелгән ничәме-ничә бәйгедә җиңү яулады. Хәзер инде башкала студенты буларак, Казан сәхнәләрендә чыгыш ясап, күнекмәләрен арттыра.

"Әдәби мәйдан" тапшыруына кунакка чакырулары да очраклы түгел. Бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган Гүзәлнең үзе иҗат иткән шигырләрен гаҗәеп оста дәрәҗәдә башкаруы җәлеп иткән аларны. Тамашачыларга Гүзәл шигырьләре белән беррәттән хикәяләрен дә укыды. Туры эфирга изге теләкләр белән дә шалтыратучылар күп булды. Гүзәл аларның барсын да рәхмәтле булып кабул итте.
Яшь каләм иясе Гүзәл Закировага без дә киләчәктә тагын да зур уңышлар телибез. Сүзең һәрчак йөгерек, каләмең һәрвакыт үткен булсын, Гүзәл туташ!

Бүген исә райондашларыбыз игътибарына Гүзәлнең чираттагы иҗат җимешен тәкъдим итәбез.


Туфаннар калкыта уйларым.
Айнырга ирек юк гипноздан.
Син дә кил яныма. Тәртипсез,
Шук уйлар агымын кабыз да.
Хыялдан - хыялга сикереп,
Үткәнне бер әйлик. Иртәгә
Таң атар җыр булып. Ак кояш
Сынмаса иң тәүге киртәдә.
Бураннар, өненә өстерәп,
Исертеп калдырса кояшны,
Сине дә табалмый янымда,
Тик бер уй чорналыр. "Адаштың."
Йолдызлар - һәрвакыт күп алар.
Җылытмас нур булып күкләрдән.
Көлешеп йөземә багалар:
Мин тойдым бу ымны күпләрдән.
Син ерак кояштан. Салкын син.
Бурандай кызыша сүзләрең.
Ярты ел шул кыргый тавышны.
Сагынып һәм көтеп эзләдем.
Зилзилә куптарыр тавышың.
Тәртипсез моң синдә. Шулай да,
Бүген дә сурәтең күрәмен
Сагыштан саргайган шул айда.
Мәхәббәт дигәне күптәннән
Пыскытып төтеннәр сүрелде.
Онытмас өченме, күзләргә
Тараттым кап - кара сөремне.
Шуңамы, гел искә төшәсең.
Шуңамы, күзләрем - гел хәлсез.
Без - кайтмас көннәрнең сагышы
һәм аккан суларның колы без.
Елларның агымы киметә
Бу җиңел холыклык бәласын
Бер шырпы ике кат дөрләми.
Син моны үзең дә беләсең.
Беләбез. Аңлыйбыз. Тик күзләр
Терелтмәк булыпмы үткәнне,
Бүгенне үтерә. Жәлләми.
Мин шулай югалттым күпләрне.
Бүгенге - үткәнем. Икесе -
Ике яр баласы. Аларга
Күрешү, сөешү насыйптыр,
Мөмкиндер тик минем хыялда.
Хыяллар бушлыгын тутырдык
Икебез ике җир читендә.
Бер оят эш кебек. Күзеңә
Багуы
(Нишләтим?!)
Читен лә!
Артыңнан өметсез текәлеп,
Бер сүзгә сусанып каламын.
Бу кыргый һәм якын тавышың
Йотылып тыңлардай бала мин.
(Нишләтим?! Кычкырып һәм елап,
Селкетә алсам да дөньясын.
Ишетте - күрделәр миллионнар.
Тик бер җан, ичмасам, аңласын!)
Җитми шул! Тынлыктан шашардай,
Бушлыктан тилерер көннәрдә.
Күзгә - күз карашып, ярсынып,
Онытылып сөйләшү җитми лә!
* * *

Бурандай уйларны кабыз да,
Мәңгегә янымда кал әле?
Бу фәхеш дөньяда җаныма
Син - кеше буларак кадерле!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250