Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хыянәтне гафу итә белмим

Мин Урта Азиянең Термез шәһәрендә туганмын. Ул якларда жәй көне бик эссе, температура күләгәдә +45,+50 градуска житә. Шуңа күрә дә характерым бик кызудыр инде.

Ләкин шулай булса да, үземне мин бик ягымлы, тугъры, ярдәмчел, кешелекле дип саныйм. Үземне - үзем белгәннән бирле тиктормас икәнемне, җырга, биюгә гашыйк булганымны, хыялый, күп әдәбият укырга яратуымны аеруча әйтеп китәсем килә. Күп кенә Сукоярлар кебек, мин дөреслек өчен көрәшәм, гадел булырга тырышам.
Бер генә начар сыйфатым бар - хыянәтне гафу итә белмим. Юк, физик хыянәт түгел,ә тугърылыкны, ышанычны, намусны таптасалар - кичерә алмыйм.
Күп кенә кешеләр мине кырыс дисәләр дә,мин кешеләргә ышанам,яратам,авыр сүз әйтергә тырышмыйм.
Бүгенге көндә гаиләмдә ирем, матур гына кызым бар. Зур улым үз тормышы белән яши.
Мин бик хисле, нечкә күңелле кеше. Шуңа күрәдер инде көннән-көн яңа шигырьләр туып тора. Элек шигырьләрем рус телендә генә булса, хәзер инде ана телендә дә язам.
Кызыклы шигырьләрем бик аз, ә менә лирик, моңсу шигырьләрем күбрәк. Моңсу шигырьләр ярдәмендә күңелемне бушатам,чөнки минем эчемдәгесе тышымда, көнләшә белмим, эш кушсалар, җигелеп, җиренә җиткереп эшләргә тырышам.
Тормыш юлы бик катлаулы. Шул юлдан барган чакта иң мөһиме үзеңне югалтмау, ходай биргәненә шөкер итеп яши белү, бу дөньяга килгәнеңә рәхмәтле булу. Бу фәнни дөняда без бары тик кунак кына. Ә инде сөеп, сөелеп яшәү кешеләрнең үзләреннән тора.
Гомер еллары аккан суга тиң. Инде үткәннәргә борылып карыйсың да авыр сулап тагын алга бара бирәсен.
Сагыну
Төнге йолдызларга карап
Кузгаттым күңелемне.
Еллар пәрдәсен аралап
Эзлим мин яшьлегемне.
Чандыр гына, бик җитез кыз
Идем шул мин яшь чакта.
Очып-очып биегәндә
Чыдамый иде такта.
Ут борчасы кебек идем,
Курыкмый идем эштән.
Кышкы таулардан шуганда
Чыдамый иде ыштан.
Сугыш чукмары идем мин,
Курыкмадым малайлардан,
Туп типтем, утын кисәргә
Булыштым агайларга.
Инде үсеп, буйга җиткәч,
Мәхәббәт ишек какты.
Шул чакларда кара төндә
Була икән ай якты.
Гөлләр дә аеруча була хуш исле,
Сызылып таңнар ата,
Бар дөнья була түгәрәк,
Кызарып кояш бата.
Йоттым хыянәт ачысын -
Авыр булды. Шул чакны
Гөлләр сулды, кояш сүнде,
Ай караңгылыкка качты.
Кимсеттеләр, таптадылар,
Сындырмакчы булдылар…
Кирәкмәгән яла ягып,
Гел яманлап тордыла.
Сынмадым мин, бирешмәдем,
Горур башым имәдем.
«Ходай бар, барсын күрә» дип
Беркемгә дә тимәдем.
Тәрәзәдән айга карыйм,
Кара чәчем бәс сыман.
Еллар пәрдәсе артында калган
Мин яшьлегемне сагынам.
Кешеләр, сезгә әйтәм...
Әй, кешеләр, сезгә шуны әйтәм:
Ашыгыгыз яшәп калырга,
Тормыш ачысы белән бергә
Баллысын да татып калырга.
Моһтаҗларга сузып кулыгызны
Өләшегез алсу таңнарны,
Өйрәтегез газиз улыгызны
Ишетергә аваз, моңнарны.
Кызыгызның толымнарын үреп
Өйрәтегез дөрес яшәргә,
Асыл гөлдәй кайчак ачылырга,
Яшен кебек кайчак яшьнәргә.
Әй, кешеләр, тагын шуны әйтәм:
Бу дөньяда без бары кунакта.
Кирәкме соң авыр сүзләр әйтеп,
Кимсетергә кыйнап һәм таптап.
Әй, кешеләр, өйрәнегез әле
Шатланырга һәм дә көлергә.
Өйрәнегез якты көннәр теләп
Су сибәргә матур гөлләргә.
Рәнҗетмәгез, авыр сүз әйтмәгез,
Уфтанмагыз, сабыр булыгыз.
Сездән акыл, үрнәк, гыйбрәт алып
Үссен иде кыз һәм улыгыз.
Әй, кешеләр, сезгә шуны әйтәм:
Татып яшәгез һәрбер мизгелен
Бу тормышның. Гомер ике килми,
Таратыгыз сез бары игелек.
Кызык эшле күрше
Безнең янда бар күрше -
Ай, кызык аның эше!
Бик иртә торып китә,
Соң гына кайтып җитә.
Күреп арып кайтканын
Алдына төштем аның:
«Кай тарафта эшлисең?
Син көн буе нишлисең?»
Хәйләкәр генә елмаеп,
Әйтте миңа: «Мөгаен,
Минем һөнәр бик кирәк,
Андылар була сирәк.
Мин саныйм баганалар,
Салам анда тамгалар,
Чыбык сузам һавадан,
Атлап йөрим далада.
Һөнәремне яратам,
Мин яктылык таратам.
Бик мөһим Дәүләт өчен,
Жәлләмим шуңа көчем».
Аннары көлә-көлә
Тагын да өстәп куя:
«Мин Кыш бабай шикелле
Утлар да йөрим элеп,
Яндырмасыннар дип шәм
Яктылык та өләшәм.
Булсын дип сезгә җылы,
Салкын булса да елы,
Аруны мин белмимен,
Эштән кайтып кермимен».
Озак уйланып тордым,
Башымны чайкап куйдым:
Һөнәрле безнең күрше -
Бик кызык аның эше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250