Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иң бөек яшәү чыганагы

Җир йөзендә адәм баласы өчен әнидән дә кадерле, якын, газиз кеше юктыр! Әниләр биргән тәрбия, үгет-нәсыйхәт гомер буе безнең тормышыбыз маягы булып тора. Кышкы көннәрнең матур бер кичендә, ап ак карны шыгырдатып, әниләр, ак мамык шәлләрен бөркәнгән дәү әниләр, дәү әтиләр, абый апалар, кызлар егетләр Карадуган мәдәният йортына агылды. Безне...

Бәйрәмне матур шигырь юллары белән Фирая Зыятдинова ачып җибәрде. Дәү әниләрдән һәм дәү әтиләрдән оешкан «Ясмин» ансамбле солистларының чыгышларына күз тимәсен, сау-сәламәт булсыннар. Карадуган авыл советы җирлегенә караган авылларда талантлы кешеләр күп. Ир-егетләребез Зөфәр Нәбиев, Равил Гарифҗанов башкаруындагы җырлар әниләрнең керфекләрен чылатты. Зөфәр Нәбиев-ның әниләргә багышлап язган шигырен укытучыбыз Роза Харисова бик сәнгатьле итеп укыды. Җыр гармун моңыннан башка тулы булмас иде. 20дән артык җырның һәр борылышын белеп, Азат Харисов үзенең гармун моңын тамашачыга бүләк итте.
Карадуган мәктәбендә укучы яшь буынга сокланып туймадык. Фидәрис Нуриевның гитара уйнап җырлавы, кызлар башкаруында «Венский вальс» уй-хыялларны әллә кайларга алып китте, Зөлфия Рәхимова балалар бакчасына йөргәндә үк сәхнә түрендә булды, ә хәзер ул җырлап кына калмый, ә домра, гитара уен коралларында да уйный.
Бер авылда яшәгән кешеләр белән гел очрашып торсаң да, аларның нинди сәләтләргә ия булуын белеп бетермисең. Мәгъсүм абый Хөснетдиновның гармунда уйнавын мин белә идем, ә моңлы итеп җырлавын бәйрәмдә ишеттем. Алар Шәмсия Камалиева белән «Җизнәкәй» җырын бөтен рәвешен китереп башкардылар. Шәмсия ханыма микрофон да кирәкми, аның тавышы үзенчәлекле, көчле һәм бик моңлы да. Тәнзилә Минишева, Рүзилә Гарапшина, Зәмирә Зыятдиноваларның җыр моңнары бөтен тамаша залын тутырды.
Чабата биюен татар халкында иң оста биючеләр башкарган. Ә бүген аны өч биюче башкаруында күреп хозурландык: Халидә Нургалиева, Раушания Хәмидуллина һәм мәктәп укучысы Таңсылу Камалетдинова. Алар белән залдагы халык та биеде. Башкорт халык биюен башкаручы Гөлүзә Хашимова профессионал биючеләргә биргесез. Мәктәбебезнең оста оештыручысы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлүзәбез укучыларга бик күп төрдәге биюләр өйрәтте. Балалар бакчасы тәрбиячеләренең үзенчәлекле замана шигырьләре һәм рус халкының шаян биюен тамаша залы көчле алкышларга күмде. Концерт-бәйрәмне йомгаклап, күп балалы әни Мәрхәбә Камалиева башкаруында «Балаларга фатыйха» һәм «Күңелле ял итегез» җырлары бик урынлы булды.
Һәрбер номер матур, зур мәгънәгә ия булган шигьри юллар белән игълан ителде. Концертны оештыруга бөтен тырышлыгын, йөрәк җылысын биргән музеебыз директоры, күп бала тәрбияләүче (4 малай, 1 кыз) Фирая Зыятдиновага бөтен авыл халкы исеменнән аерым рәхмәт әйтәсем килә. Тормыш иптәше Булат белән исән-сау яшәп, балаларының игелекләрен күрергә насыйп булсын. Өч сәгатькә сузылган концерт өч минутта беткән кебек булды. Бәйрәм концертының тагын бер ягын язмасаң тулы булмас кебек. Бәйрәм концерты хәйрия кысаларында үткәрелде. Җыелган керемне чыгыш ясаучыларыбыз авыру кыз бала тәрбияләүче Лилия Гыйльметдиновага тапшырды. Игелекле хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, авылдашлар!

Рәсемдә: бәйрәм рухын күтәрүче үзешчән артистларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев