Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

И, туган як кичләре

Авыл җирлекләре арасында шушы исем астында барган районыбыз үзешчән артистларының район мәдәният үзәгендә 2 көн барган чыгышлары тәмам.

Оештыручылар, бер генә концерт булса, авыллардагы талантлы күп үзешчәннәребез сәхнәгә чыга алмыйча калалар, дип ике көнлек тамаша ясаганнар һәм бу дөрес тә булып чыккан. Тамашачы тарафыннан һәр чыгыш хуплап каршы алынды, рәхәтләнеп, озаклап кул чаптылар. Концертны йомгаклап, Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин барча артистларга рәхмәтен җиткерде, аларны сәхнәгә чыгарга булышкан остазларга, матди ярдәм күрсәткән күмәк хужалык җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыкларына бу эшне башкарган һәркемнең хезмәте мактауга лаек, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250