Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Игътибар! Бәйге!

Хөрмәтле укучым! Бүгенгесе көндә, язучы буларак, авыл кешеләре турында зур әсәргә материаллар җыю белән мәшгульмен.

Мин инде күп авылларда булдым һәм һәрберсендә диярлек кызыклы, гыйбрәтле хәлләр ишеттем. Һәм авыллардагы кызыклы кешеләр, вакыйгалар, гыйбрәтле тарихлар, мәхәббәт маҗаралары хакында, дистәләрчә еллар буена авыл телендә сөйләнелеп килгән язмышлар, теге яки бу кешенең гамәл-кыланмышлары турында мәгълүматлар җыюымны дәвам итәм. Татар халкы үзенең көчле рухлы, юмор сәләтенә бай булуы белән куәтле дә инде. Укучым, син яшәгән яки син яхшы белгән авылда да андый гыйбрәтле язмышлар булгандыр, кызыклы, көлеп тә, елап та сөйләрлек хәлләр майтарган кешеләр яшәгәндер яисә бардыр. Мин шундый мәгълүмат-вакыйгаларга конкурс игълан итәргә булдым. Конкурс булгач, иң яхшы хат җибәрүчеләр өчен, әлбәттә, аның 5000 сум күләмендә 3 бүләк-призы да була инде.
Ошбу конкурс бу елның 1нче ноябренә чаклы дәвам итә. Сездән электрон хатлар көтеп калам.
Бәлки, ата-бабаларыгыз көндәлек алып баргандыр? Гадәттә, сугыштан соңгы елларда һәм аннан да
соңрак бригадирларның андый көндәлекләре булган.
Ихтирам белән, язучы Зиннур ХӨСНИЯР.
Эл. адреслар: zinnur61@yandex.ru һәм zinnur61@bk.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250