Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илфак Шиһаповка атап райондашыбыз шигырь язган

Бүгенге көндә Теләче районы Шәтке авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләүче райондашыбыз, яшь каләм иясе Гөлзилә Гафурова Илфак Шиһаповның "Китәм инде..." дигән сүзенә җавап язган.

Китәм инде...Үкенечсез, үпкәсез...Күкләремә рәхмәт әйтеп...Мин яратам сезне, кешеләр....

Илфак Шиһапов

"Китәм инде" - дисез, тыныч кына...
Үкенечсез, имеш, үпкәсез...
Ә ничек соң безнең хәтерләрдән
Үзегезне сызып китәрсез?!

Кешеләрне артык яратырга
Һич ярамый икән, аңладым.
Мин аңладым, ләкин, моны сезгә
Ни кызганыч, әйтә алмадым.

Сагыш тулган күңел касәгезне
Аңламаган икән бик күпләр.
Мондый авыр кайгы рәхмәтеннән
Иңрәп куйды гүя бу Күкләр.

Иңрәп куйды җиһан. Хәтеремнән
Ургып чыга сезнең бу сүзләр.
Күңел серегезне чишәр өчен,
Булгандыр бит якын һәм үзләр?!

Күк күкри. Җилләр гүя шашып,
Сезнең эзне эзли юллардан.
Кеше гомерләре бер йотым су...
Бер елыйсы килә шуңарга...

Җырга салган тормыш юлыгыздан
Җырлый-җырлый гүя киттегез.
Бу шигырем Сезнең истәлеккә.
Оҗмах капкаларын үтегез!


Гөлзилә ГАФУРОВА

gulziluk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250