Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ИлГәрәй: "Сәхнәдә җырлаганда, концертымны төшергән оператор егылды"

Җырчы ИлГәрәйнең Казандагы концертында көтелмәгән хәл булган. Җырчының оператор егете җыр барышында сәхнәдә тамашачы алдында егылган.

“Сәхнәдә җырлап басып торганда, оператор егетем кинәт абынып егылды. Билгеле, югалып калдым, нәрсә җырлаганымны оныттым. Үзем җырлыйм, ә үзем аны уйлыйм. Имгәнеп, зыян килмәсен, дип курыктым. Бу хәлне күзәтеп утырган тамашачының күңеле төшмәсен, дип тә борчылдым.

Егетебез исерек түгел иде. Концерт тере тавышка булгач, үз тавышымны ишетер өчен сәхнәгә махсус мониторлар куйдым. Әле өстәвенә ут аппаратурасы да бар иде. Оператор егет “сәхнәдә төшергәндә, абынып егылмасам ярар иде” дип борчылган иде”, - ди ИлГәрәй.

Шунысы гаҗәп: оператор бер җыр эчендә өч тапкыр абынган. Үзенә зыян килмәгән.

 

Эльвира ШАКИРОВА

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада ИлГәрәй