Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җир һәм күкнең куәте

Күтән алдым, җиргә салдым Бөркелеп торган дәрман. Яшел чирәмнең назларын Тойгандыр ялан табан. Күктән алдым, җиргә салдым, Күмдем җылы туфракка. Орлыкларым шытып чыккач Әверелде зур куакка. Кук белән җирнең хуҗасы Кодрәтле илаһи зат. Игелек кылып торса да Түзә, сорамый бер хак. Ә без кадерен беләбезме, Пычракны түгәбезме? Җир зарын белдерми...

Күтән алдым, җиргә салдым
Бөркелеп торган дәрман.
Яшел чирәмнең назларын
Тойгандыр ялан табан.
Күктән алдым, җиргә салдым,
Күмдем җылы туфракка.
Орлыкларым шытып чыккач
Әверелде зур куакка.
Кук белән җирнең хуҗасы
Кодрәтле илаһи зат.
Игелек кылып торса да
Түзә, сорамый бер хак.
Ә без кадерен беләбезме,
Пычракны түгәбезме?
Җир зарын белдерми диеп
Тыныч көн күрәбезме?
Кук белән җир хәбәрчесе
Сизгер җил кайдан исә?
Күкләр кукри, давыл куба,
Диңгез ташый, югыйсә…
Әнә шундый гарасатлар
Комсызлыкка үч итер,
Җәзасы каты булганда
Гонаһсызга бик читен.
Гыйбрәт, сабак ала белсә
Гамьсез адәм баласы,
Җир йөзенә төкермичә
Ашар хәләл калачын.
*****************************************************
Кеше хәле
Кеше хәлен аңлау кыендыр ул
Йөрәгеңдә сагыш ятмаса;
Ара-тирә язмыш борылышлары
Сине янган утка атмаса.
Кеше хәлен аңлау кыендыр ул,
Күңелендә шәфкать булмаса.
Гадел бизмән кайчак чайкалганда
Вөҗдан үзе сакта тормаса.
Кеше хәлен аңлау кыендыр ул
Үз башыңнан хәсрәт кичмәсә.
Битарафлык басар пошмас җанны
Бәгырь түрең бер дә көймәсә.
Авыру хәлен аңлап булмыйдыр ул
Гомер буе бер чир килмәсә.
Гонаһларың өчен түләү хакы
Исән чакта интектермәсә.
Гел кешеләрдән гаеп кенә эзләр
Тормышында михнәт чикмәсә.
Офтанулар белән җан әрнүе
Бәгырьләрне телеп үтмәсә.
Кеше хәлен аңлау кыен түгел,
Сизгер булса нечкә хисләрең.
Бер дә суын эчми, таш койсалар
Төбе корыр иде, чишмәнең.
Кырыкларга крланырдай язмыш,
Кемнәрнедер сынап төбәлсә,
Теләктәшлек белән хәлгә керик,
Ярдәм итик, әгәр, кирәксә…
Җүнле адәм кеше борчуыннан
Шатлык алып, җанын каралтмас.
Күңелеңнән миһербанлык качса
Якты матур таңнар аталмас.
Үзебезгә рәхәт чакта да без
Керә белик кеше хәленә,
Әзме-күпме савап җыя алсаң,
Хәтта хәсрәт артка чигенә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250